Новости
30 июль 2024, 11:26

Балтачта Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерлек бара

Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Алексеевич БИКТУБАЕВ белән алда торган сайлаулар, яңалыклар турында сөйләштек.

Балтачта Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерлек бараБалтачта Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерлек бара
Балтачта Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерлек бара

—Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай Карары белән 2024 елның 8нче сентябренә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар билгеләнде. Әлеге вакытта көчендә булган законлылыкка ярашлы, республика Үзәк сайлау комиссиясе карары белән (аңа Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү вәкаләтләре йөкләнгән) күпкөнлек тавыш бирү турында карар кабул ителде. Аңа ярашлы, сайлаулар 2024 елның 6, 7,  8нче сентябрь көннәрендә үтәчәк.

—Сергей Алексеевич, районда ничә сайлау участогы булдырылды?

—Районда 39 сайлау участогы һәм даими эшләячәк 39 сайлау комиссиясе булдырылды.

—Сайлау көнендә өйдә булмаган сайлаучылар ничек тавыш бирәчәкләр?

—Алда торган сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү чикләрендә, 2024 елның 22нче июленнән 2нче сентябрендә кадәр (эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) территориаль сайлау комиссиясе сайлаучылардан сайлау конендә булган урын буенча тавыш бирү мөмкинлеге турында гаризалар кабул итә. Мәсәлән, әгәр дә сайлаучы тавыш бирү көнендә ниндидер уңай сәбәп белән яшәү урынында булмаса (дәвалануда, командировкада һәм башка җирдә булса),  ул үзе булган урында тавыш бирү мөмкинлеге турында гариза рәсмиләштерә ала. Мондый мөмкинлектән республика территориясендәге сайлаучылар гына файдалана ала. Шундый ук гаризаны күпфункцияле үзәктә, “Дәүләт хезмәтләре” порталында  рәсмиләштерергә мөмкин.

28 августтан 2нче сентябрьгә кадәр (эш көннәрендә 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял, бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр) шундый гаризаны участок сайлау комиссияләрендә язарга мөмкин булачак.

—Бердәм тавыш бирү көнендә район Советына депутатлар да сайланачак?..

—Әйе. Алтынчы чакырылыш Балтач район Советына бер мандатлы 15 сайлау округы буенча 15 мандатка 50 кандидат дәгъва итә. Шулай ук бу көнне егерме тугызынчы чакырылыш Көнтүгеш авыл советы авыл биләмәсенә 1 санлы 7  мандатлы сайлау округы буенча 3 мандат алышына. Бу дәрәҗәдә 4 кандидат теркәлгән.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алдагы көннәрдә сайлауларга кагылышлы башка сораулар буенча да сөйләшүләр оештырырбыз.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас