Милләтебезне үзебез сакламасак аны кем яклар? Тел милләтне саклый, ә милләт телне якларга тиеш. Без бердәм, тату булыйк, мәдәниятебезне, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап киләчәк буынга җиткерик, дигән фикер мари халыклары җыелышның төп фикере булды. „Мари милләтеннән булган кешеләр саны күп түгел, безгә берләшергә, бер-беребез белән аралашу өчен махсус сайтлар булдырырга кирәк”,— дигән фикерләр яңгырады. Чынлап та безнең районда мари авыллары ялгышмасам 13 кенә. Мари теле туган тел буларак биш мәктәптә, атап әйткәндә Иске Балтач 1нче, Түбән Иванай, Түбән Сикияз, Шәвъяды урта, Мишкә башлангыч мәктәпләрендә укытыла. Районда 164 укучы мари телен өйрәнә. Мари милләтеннән булып та туган тел итеп рус телен өйрәнүчеләр күбәйгән. Бу хакта аерым чыгыш ясаучылар борчылу белдерде. Әмма эш санда түгел. Эш теләктә. Җыенга килгән кешеләр үз милләте, аның киләчәгә өчен янып-көючеләр.
Иң тәүдә „Эрвел марий” мари милләте мәдәнияте урындагы җәмәгать оешмасы рәисе Альфина Алексееваның чыгышы тыңладык. Альфина Глимьяновна узган ике ел эчендәге эшләргә йомгак ясады. „Безнең автономиянең бурычы— мари телен, мәдәниятен саклау. Мәктәпләрдә мари телен өйрәтүгә зур игътибар юнәлтергә. Телен хөрмәт иткән кеше анасын да зурлый, үткәннәргә дә сакчыл карашта була”, —дип ассызыклады ул. Узган елда оештырырлган төп мәдәни чараларны атап узды. Узган елда Тозлыбин авылында „Йонгалт, гармонь йук-2023” фестивале, Магашлы-Алмантайда үткән „Семык” бәйрәме төрле тарафларда яшәүче мариларны берләштерүче чара булганлыгын билгеләде. Мәсәлән, Тозлыбиндагы гармун бәйрәмендә 72 кеше катнашкан, Мишкә, Калтасы районнарыннан, Блавещенск һәм Бөре шәһәрләреннән дә чыгыш ясаучылар булган. Магашлы-Алмантай һәм Янтимер авыллары „Аек авыл” конкурсында катнашканнар. Магашлы—Алмантай авылында оештырылган „Милләт җаны— йола, бәйрәмнәрдә” чарасы, Янтимер авылында узган „Уярня” бәйрәме үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче чаралар буларак кадерле булуы ассызыкланды. Онытыла барган йолалар, традицияләрне кабаттан тергезгәннәр, эзләнү эшләре алып барганнар. Магашлы- Алмантай авылында узган „Яндар йук-2024” конкурсы 80нән артык кешене бер мәйданга туплаган. Түбән һәм Югары Янактай, Тозлыбин, Янтимер, Мишкә, Югары һәм Түбән Иванай, Яңа Ямурза авыллары белән бергә Тәтешле районынынң Петропавловка авылынна мари җырларын һәм такмакларын башкаручылар җыелган.
Мари мәдәниятен пропагандалауда авыл клубларының роле зур. Үзешчән сәнгать осталары район, республика конкурсларында катнашып, җиңүләр яулый. Янтимер авылы клубуның „Пеледыш” анасамле (җитәкчесе Игнат Ильбарисов), Түбән Иванай авылының „Арвий” ансамбле (җитәкчесе Альбина Янгирова),Югары Янактай авылы клубының „Саскавий” фольклор ансамбле (җитәкчесе Нина Ямурзина) „Уярня” фин-угор халыкларының региональ фестивалендә 3,2, 1 дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булганнар. Магашлы-Алмантай авылы клубының „Ужара” ансамбле (җитәкчесе Альфина Алекссева) , Мишкә авылының „Ош пеледыш” фольклор ансам\ле (җитәкчесе Мария Захарова) „Ший кандыра” („Көмеш җепләр”) IX регионара конкурста катнашканнар. „Ужара” ансамбле „Милли костюмны стилизацияләгәне өчен” номинациясендә җиңү яулады.
„Батырша” авызы республика этнофестивале чикләрендә „Ялан ашы” конкурсында Петр Абдулов лаеклы чыгыш ясады. Шундый актив кешеләр булганда мари халкының мәдәнияте, теле ары таба да үсәр.
Мишкә авылы старостасы Алия Захарова авылдагы проблемалар хакында сөйләде. Балаларның туган телен онытуларына борчуын белдерде. Мари халыклары яшәгән авыл клубларында эшләүчеләр, Магашлы-Алмантай авылыннан башкалары, ярты ставкага эшләүләренә ризасызлыгын җиткерде. Нәкъ мәдәният хезмәткәрләре дә телне, гореф-гадәтләрне өйрәнүдә зур роль уйнаганнарын әйтте. Юлсызлык проблемасын да күтәрде ул.
Җыен барышында Иван Айметов укыну мәсьәләренә тукталды. Узган елда күп халык катнашлыгында ике укыну оештырылганлыгын әйтте. Иске Дүртекәй авылынын Вячеслав Калиев мариларның укыну һәм теләк теләү урыннарын төзекләндерү соравына тукталды.
Төп сорау мари халкының Йошкар-Ола шәһәрендә узачак XII съездына делегат сайлау булды. Төрле кандидатуралар тәкъдим ителде.Әмма араларында Түбән Иванай мәктәбе укытучысы Надежда Беляева иң күп тавыш җыйды. Съезд эше агымдагы елның 31 октяреннән 2 ноябрьга кадәр барачак. Мондый мәртәбәле чараларда яшьләр катнашсын, тәҗрибә тупласын дигән теләкләр яңгырады. Киләчәктә грантлар алу мәсьәләренә актив караш булдырырга,проблемаларны уртага салып сөйләшергә мәйданчык булдырыга дигән теләктә таралышты мари халкның иң актив вәкилләре.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.