Барлык яңалыклар
Новости
29 июль , 16:29

Башкортстанда сәнәгать үсеш ала

Башкортстанда 2019 елдан 2023 елга кадәр сәнәгать җитештерүе үсеше 19,6 процент тәшкил итте

Башкортстанда сәнәгать үсеш ала
Башкортстанда сәнәгать үсеш ала

Иске Балтач. 29 июль - "Балтач таңнары". Башкортстанда 2019 елдан 2023 елга кадәр сәнәгать җитештерүе үсеше 19,6 процент тәшкил итте

- Сәнәгать җитештерүе һәм икътисад безнең Республика Хөкүмәте өчен – төп юнәлеш. Алар булмаса-салымнар, социаль үсеш берсе дә булмаячак. Шуңа күрә сәнәгать үсеше белән бәйле бөтен нәрсә турыдан-туры минем игътибарымда, - дип билгеләде Башкортостан Республикасы Башлыгы XIX Россия сәнәгать форумында. Сәнәгать үсеше мәсьәләләре Республика Башлыгы Радий Хабировның игътибар үзәгендә.

Республика Хөкүмәтендә узган  сәнәгать  һәм инвестиция сәгатьләре,  утырышларында тармакларны алга илтү юллары билгеләнә.  Комплекслы һәм системалы  эш нәтиҗә бирми кала алмый.  . Башкортстан  -  сәнәгать сәясәте  уңышлы гамәлгә ашырыла торган төбәк  булуын тагын бер кат раслады. Илдә регионнар арасында конкуренция бик зур. Сәнәгать сәясәте һәм аңа бәйле барлык нәрсәләр барлык территорияләр өчен актуаль. Бигрәк тә санкцияләр һәм басым шартларында лидерлыкны саклап калу авыр.   Рейтингның югары баскычына  ирешү генә түгел, аны саклап калу күпкә  катлаулырак, Башкортостан моны булдыра. Радий Хабиров сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның тулы бер системасын җайга салды, һәм ул икенче ел рәттән үзенең нәтиҗәле булуын исбатлый.  Республикада сәнәгать сәясәтен берьюлы берничә юнәлеш буенча алга  илтү хәстәре күрелә.    Дәүләт ярдәме  сыйфатында предприятиеләр кредитларны реструктуризацияләү өчен гарантияләр һәм яңа заемнар, чыгымнарны каплауга субсидияләр алалар.    

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров сөйли: “Нәкъ менә шул дәүләт ярдәме белән районда 2017 елда “Акбар” җәмгыяте барлыкка килде. 2019 елда ул материаль-техник базсын үстерүгә 18 миллион сум күләмендә грант алган иде. Бүген ул Балтач районы хуҗалыклары өчен генә түгел, күрше Аскын, Борай, Тәтешле райооннары аграрийлары өчен дә зур таяныч. Предприятие җирле хуҗалыкларга эчке ихтыяҗларны канәгатьләндерергә булышлык итә. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашлам алар сатып алуда кыенелык күрмиләр. Соңгы елларда “Акбар”ның үсеш алуы нык сизелә. Производство базасы үсеште. Цехлар заманча коорылмалар белән җиһазландырылды. Предприятиенең югары сыйфатлы продукция җитештерү мөмкинлекләре зур. Әлеге вакытта ул унбиш тоннадан артык сөт эшкәртеп, әзер продукция чыгара. Аның товары “Башкортстан продукты” билгесе белән маркировкаланган. Нефтекама шәһәре, Кыйгы районы “Сөт кухнясы”н да тәэмин итә. Киләчәктә “Акбар” йомшак сырлар җитештерү линиясен дә эшкә кушачак.”.

Башкортстанда дәүләти-хосусый партнерлык схемасы буенча ун яңа технопарк төзергә җыеналар.  Моннан тыш, Башкортстанда Үзбәкстан үрнәгендә республика технопаркы  барлыкка киләчәк. Аның өчен 167 гектар мәйданда җир билгеләнгән. Башкортстанда барлыгы 19 технопарк, 12 индустриаль парк һәм бер «Алга»махсус икътисадый зона эшли. Аларда 170ләп резидент эшли. Башкортстан Республикасы 2023 елда Россия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынга кире кайтты.
 Сәнәгатьне үстерү һәм яңа производстволар ачу яңа эш урыннары  булдыра. Нәтиҗәдәдә кешеләр республикадагы заманча предприятиеләрдә эшли   ала.  2019 елдан 2023 елга кадәр сәнәгать җитештерүе үсеше 19,6 процент тәшкил итте (Росссия Федерациясендә – 12 процент, Идел буе федераль округында – 16,8 процент). 2023 елда сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 106,5 процент тәшкил иткән. Бу россиядәге уртача күрсәткечтән 3,0 процент пунктка югарырак (103,5 процент); Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән 0,2 процент пунктка түбәнрәк (106,7 процент). 2023 елда сәнәгать  предприятиеләре  җитештереп саткан  товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 2,4 триллион. сум, яки 2022 ел күрсәткеченә карата 110 процент (РФ – 109,0 процент) тәшкил иткән.

     
  2024 елга ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга 3 078,5 миллион сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 852,6 миллион. сум (асылда 387,9 млн. сум финансланган). 2017 елдан башлап инвестицияләр күләме белән 177 проект ярдәм алды 55,2 миллиард.сум. 2023 елда Башкортстан Республикасы сәнәгатен үстерү Фонды тарафыннан инвестицияләрнең гомуми күләме 12,2 миллиард. сум булган 44 проект хупланган. Пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге ике  предприятиегә 205,8 миллион. сумлык 3 грант тапшырылган. Федераль фонд линиясе буенча проектларны гамәлгә ашыру 3,3 миллиард сум күләмендә финансланган. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 6,5 миллиард сум.   


Хәзерге вакытта 5 перспективалы проект карау стадиясендә. Сәнәгать өлкәсендә инвестиция проектлары портфеле 2035 елга кадәр гамәлгә ашырылу горизонты белән 500 млрд.сум тәшкил итә. Башкортстан Республикасы Инвестиция комитеты утырышларында 2024 елда сәнәгать линиясе буенча «Инвестиция сәгате»  форматында 15 проект каралды һәм инвестицияләрнең гомуми күләме 31389,5 миллион.сум булган Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде. Агымдагы елда 15 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла башлады. Эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Башкортстан Республикасында 12 индустриаль парк һәм 19 технопарк теркәлгән (аларда 32,2 мең эш урыны булдырылган, 168 резидент эшчәнлек алып бара, инвестицияләрнең гомуми күләме 45 миллиард.сумнан артык). Индустриаль парклар саны буенча республика 3 нче урында (Мәскәү өлкәсеннән (87) һәм Татарстан Республикасыннан (18) соң, технопарклар саны буенча (Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы таләпләренә туры килә торган) – 4 нче урында (Мәскәү өлкәсеннән (19), Мәскәүдән (13), Татарстан Республикасыннан (10) соң). 2023 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы сәнәгать кластерларын үстерү һәм булдыру буенча алдынгы төбәк булып тора. Республикада 13 (РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрында 12) гамәлдәге сәнәгать кластерлары бар   2022 елдан Башкортстан Республикасы «Профессионалитет»федераль проектында катнаша. Төзелә торган мәгариф-җитештерү үзәкләре (кластерлар) саны буенча (14 үзәк) республика Россиядә беренче урында тора. Республикада фән һәм производстволарның үзара тыгыз бәйләнеше системасы төзелгән. Регионның терәк предприятиеләре кабул итүнең контроль саннары структурасын һәм күләмен формалаштыруда, мәгариф оешмалары белән идарә итүдә, шулай ук бергәләп белем бирү программаларын эшләүдә турыдан-туры катнаша. Югары белем һәм фәнне үстерү – республика өчен  өстенлекле юнәлеш булып тора. Университетлар, фәнни оешмалар, предприятиеләр белән  берлектә,  Федераль фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә,  түбәндәге проектлар гамәлгә ашырылды: Евразия НОЦ, зур Университет, дөнья дәрәҗәсендәге кампус, яшьләр лабораторияләре, «Приоритет-2030» программасы, анда илебезнең әйдәп баручы университетлары рәтенә кергән республиканың өч университеты катнаша, УУНиТ базасында Алдынгы инженерлык мәктәбе эшли. Республикада «пилотсыз авиация системалары» милли проектын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә.   


2024 елда 4 мең берәмлек пилотсыз очкыч чыгару планлаштырыла) 2024 елның 1 июленә «Алга» СПТ МИЗда 22 резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 64,9 млрд.сум тәшкил итә, 2 961 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Фото из архива.

Автор:
Читайте нас: