Новости
29 июль 2024, 03:23

Башкортстанда җил-давыл вакытында бер хатын-кыз һәлак булган

Вакыйга урынына килгән табибларга аның үлемен расларга гына кала.

Башкортстанда җил-давыл вакытында бер хатын-кыз һәлак булганБашкортстанда җил-давыл вакытында бер хатын-кыз һәлак булган
Башкортстанда җил-давыл вакытында бер хатын-кыз һәлак булган

Кичә Уфаның бердәм дәүләт инспекциясенә Совет районында хатын-кыз өстенә агач ауган дигән мәгълүмат килгән. Бу хакта Уфаның гражданнарны яклау идарәсе телеграмм-каналында хәбәр ителә.

Чыганактан билгеле булуынча, фаҗигале хәл Обская урамында теркәлгән.

Урынга ашыгыч ярдәм бригадасын җибәргәннәр. Килгән табиблар хатын-кызны ауган агачтан якынча 300 метр ераклыкта тапканнар. Кызганычка каршы, „03" хезмәт бригадасына аның үлемен расларга гына кала. 1959нчы елгы хатынның үлеменә нәрсә сәбәп булганы әлегә билгеле түгел.

Автор:
Читайте нас