Үзмәшгуль - ул хезмәткәрләрне ялламый яки үзләре җитештергән товарларны сатып үзләренә эшләргә ниятләгән физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр. Бу фрилансерлар, репетиторлар, блогерлар, биналарны ремонтлау буенча мастерлар, чәчтарашлар, фотографлар, тәрҗемәчеләр һ.б. рәсми рәвештә алар «һөнәри керемгә салым түләүчеләр (НПД)» дип атала. Мондый салым режимы 2019 елдан 10 елга кертелде. Үзмәшгуль статусын 14 яше тулган балигъ булмаган гражданнарга рәсмиләштерергә рөхсәт ителә. Махсус режим алар өчен Россия гражданнары өчен булган шартларда рәсмиләштерелә. Башкортстанда 115 000 үзмәшгульләр теркәлгән. Шуларның 32,4 проценты Уфа шәһәрендә теркәлгән үзмәшгульләр.
Мессенджерларда сату-алу төркемнәре булдырылган. Аларда авыл кешесе өчен дә яңа мөмкинлекләргә юл ачыла.
Бүген балтачлылар каен себеркесенең парын (аны бездә миллек дип атыйлар) 130-150 сумга тәкъдим итәләр.
Чистартылмаган көнбагыш маеның 5 литрына 350-380 сум сорыйлар.
45 көнлек РОСС 308 гибридлы тавык чебешләрен 420-450 сумга алырга була. Кура җиләгенең 6 литрлы чиләгенә 1600-1800 сум сорыйлар. Әтәч гөмбәсенең 10 литрлы чиләге 1000-1500 сумга төшә.
Бәяләргә зарланмыйлар. Белдерү урнаштырылып күп тә үтми, тәкъдим ителгән товар үз сатып алучысын таба.
Йомырка, бал, бакча җиләге, сөт продукциясе, ысланган ит, балык, кыяр, сарымсак һәм башка кирәк-яракны табарга була бүген базардан.
Үз җиреңдә, экологик яктан чиста төбәктә үскән продукциягә сорау бар.
Фотолар мессенджерлардан