Новости
29 июль 2024, 06:36

Балтач морякларының үз якоре бар

28 июль көнне, Иске Балтач авылында Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр үзләренең истәлекле урыннарын тантаналы шартларда ачтылар

Балтач морякларының үз якоре барБалтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар

 Һәр елны июль аеның соңгы якшәмбесендә Хәрби диңгез флоты көне билгеләнә. Быелгысы, Балтачта аеруча истәлекле булды. Чөнки Балтач моряклары үзләренең истәлекле урыннарын булдырды. Бәйрәм буласы көнне бер көн алдан  "Сагышлы ана" мемориаль комплексы янында Хәрби -диңгез флотында хезмәт иткән райондашларыбыз Хәрби Диңгез флоты символы - якорьны урнаштырдылар.  Үз көчләре, тырышлыклары белән башкардылар алар бу эшне.

 Истәлекле урынны ачу тантанасында  Район Хакимиятнең эшләр башкаручысы Эльмар Галимҗанов катнашты. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән балтачлыларны котлап, якорьны урнаштыруда активлык күрсәткәннәргә Район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

 Чарага җыелган моряклар „Сагышлы ана” һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Алар өчен җырлар яңгырады, тантананы район мәдәният сарае хезмәткәре Айдар Сираев алып барды.
 Бәйрәмгә җыелган моряклар  бер-берсе белән танышты. Тормышта да флоттагыча дус, бердәм  булырга сөйләштеләр.
Дәрьяларны горур гизүче якташларыбыз истәлегенә булдырылган урын балтачлыларның да яраткан урынына әверелер. Чөнки якорь романтика белән бәйле.
“Хәрби диңгезче” исемен горур йөрткән райондашларыбызны котлыйбыз.

Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Балтач морякларының үз якоре бар
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас