Новости
28 июль 2024, 06:39

Балтачлылар Юпитерда очрашты

Балтач районында мондый авыл юк. Буш сүз ясасыз дияр, берәүләр. Юк шул мондый авыл булган.

Балтачлылар Юпитерда очраштыБалтачлылар Юпитерда очрашты
Балтачлылар Юпитерда очрашты

Балтач районында мондый авыл юк. Буш сүз ясасыз дияр, берәүләр. Юк шул мондый авыл булган. Ул Мишкә, Иске Солтангол авылларына якын авыл. Монда мари халкы яшәгән. Заманында биредә күпләр атлар караганнар, кош асраганнар. Авылның иң соңгы кешесе 38 ел элек Юпитердан күченеп киткән. Биредә яшәүчеләр Мишкә, Янтимер һәм башка урыннарга күченгәннәр.

Быел шушы авылның юкка чыгуына 38 ел. Шушы вакыттан күпме сулар аккан . Күптән инде Юпитер авылы урынында басу.  Шушы авылда туган, язмышлары Юпитер белән бәйле кешеләр 27 июль көнне тәү  тапкыр очрашуга җыелдылар. 

Очрашу вакытында хәтта болытлы  көн дә аязланып китте. Очрашуга килгәннәр өстәлләр корып,  самоварлар кайнатып, ашлар пешереп бер-берсе белән аралашканнар. Алар бала чакларын, яшьлекләрен сагынып сөйләгәннәр, араларыннан киткән авылдашларын искә алдылар.

Туган авыл, туган җир. Алар һәр кеше өчен газиз, кадерле һәм якын. Гомер узган саен туган җирләр ныграк сагындыра шул.

Балтачлылар Юпитерда очрашты
Балтачлылар Юпитерда очрашты
Балтачлылар Юпитерда очрашты
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас