Авыл ― югары сыйфатлы продукция җитештерүче урын булып кала. Республика Башлыгы Радий Хәбиров регион икътисадының нигезен тәшкил иткән авыл хуҗалыгына зур игътибар юнәлтә. Башкортстан сөт, ит җитештерүдә алдынгы урыннарда. Авыл хуҗалыгы тармагында көч салучаларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Фермерлар грант, субсидия кебек акчалата ярдәм ала.
Авыл хуҗалыгы тармагы, аеруча терлекчелек бертуктаусыз көндәлек хезмәт таләп итә. Малларны бер көнгә дә, хәтта бер сәгатькә сүндереп куеп яки „туктатып торып булмый”. Мал асраган кеше генә аның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен белә. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр, ялларсыз, бәйрәмнәрсез эшләргә кирәк. Фаил Әлтәф улы авыл хезмәте никадәр авыр булуын күреп үсә. Чөнки аның әти-әниләре Зәйтүнә Нигамәй кызы һәм Әлтәф Риян улы гомерләре буена малчылыкта көч салалар
Фаил Әлтәф улы Чурапан авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт аграр университетында югары белем ала. Һөнәре буенча ул —инженер -механик. Хезмәт юлын „Правда” колхозында башлый. Биредә бераз эшләгәннән соң, Уфа шәһәренә юллана. Беркадәр вакыттан соң ул янә туган якларына әйләнеп кайта. Авыл хезмәтенә яшьтән күнеккән кеше үзен башка эштә һәм читтә үзен күрми.
—Туганнан башлап малчылыкта мин. Кечкенәдән аның авырлыгын күреп үстем. Әмма миңа ошый. Мин төшенкеллекә бирелә торган кеше түгелмен. Бу эшкә аптыраудан башлагандыр дип фикерләүчеләр дә булыр, бәлки. Аптыраудан түгел. Мине шәһәргә эшкә чакыручылар да булды, юл эшләргә әле булса да дәшәләр .Әмма күңелем белән мин монда, — ди Фаил Гыймалтдинов.
Фаил Әлтәф улы грант алганчыга кадәр дә шәхси йортында сыерлар асраган. Сөтне „Акбар” җәмгыятенә илтеп тапшырган.Шуңа күрә бу эш аңа ачыш түгел.
Фаил Әлтәф улының бу тәүге гранты. Терлекчелекне үстерү өчен 2 миллион 600 мең сум күләмендә дәүләттән акчалата ярдәм бирелде аңа. Грант акчаларына маллар өчен махсус бина һәм җирләр сатып алган. Шушы ферма бинасы янындагы 27 гектар мәйданда аның маллары көтүләнә. Бераздан шәхси хуҗалыктагы сыерларын да бирегә китереп кушачак ул. Унбиш баш кара-чуар нәселле таналар сатып алган, без барган вакытта аларның дүртесе бозаулаган иде. Грант акчаларының беркадәр өлеше пресс һәм чапкыч кебек корылмалар алуга киткән.
― Балтач районында соңгы ике ел эчендә генә 3 кеше авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә грант отты. 2022нче елда Руслан Шакиров— елкычылыкны үстерү, Рәфис Галиханов бал кортларын үрчетү өчен грантлар алуга ирештеләр. Узган елда Илдар Сәхипов җиләк-җимеш үстерү өчен грант отты. Быел Фаил Гыймалтдиновка дәүләт ярдәме бирелде. Авыл хуҗалыгына яшьләр килә, алар үз эшләрен ачалар. Дәүләт тарафыннан бирелгән акчалар куелган максатларны тормышка ашырырга ярдәм итүдә зур этәргеч, —ди авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиакбәров.
Сүз юк, грант дәүләт тарафыннан бирелгән зур ярдәм. Әмма мондый эшләргә тотыныр өчен, үзеңдә дә техникаң, корылмаларың булуы шарт. Хәзер маллар өчен печәнен хәстәрләргә кирәк. Фаил Әлтәф улының ЮМЗ тракторы, 30 гектар мәйданда печәнлекләре бар.
—Кояш чыгу белән печән әзерләүгә тотынырга кирәк, яңгыр яуса абзар эчендә эшләр күп. Бина иске, аңа ремонт таләп ителә. Бер мәшәкать артыннан икенчесе көтеп тора. Клевер дә әле чәчкәдә, өлгерербез, —ди тәвәккәл райондашыбыз.
Тормыш иптәше Гөлнара Рәдис кызы аның төп ярдәмчесе. Исәп-хисап эше аның иңендә. Юкса барысына да өлгерү мөмкин түгел. Өч уллары үсеп килә. Әмма алар әле кул арасына кергәнче әти кешегә үзенгә тырышырга кирәк.
Күз курка, кул эшли, диләр. Фаил сайлаган юлыннан тайпылмасын, авырлыкларны җиңеп максатына ирешсен дигән теләктә калабыз. Авыллар киләчәге, аларның язмышы нәкú Фаил сыман ир-егетләребез кулында.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.