Новости
23 июль 2024, 05:10

Борщ тәмләткече

Кышкылыкка борщ тәмләткече ясыйбыз


1,5 кг помидор, 1 кг чөгендер, 1 кг суган, 1 кг кишер, 0,5 кг баллы борыч, 1 баш сарымсак, 2-3 аш кашыгы куе яхшы томат пастасы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Савытка иттарткыч аша чыгарылган помидор, угычтан уылган чөгендерне, тоз, шикәр комы, томат пастасы салып болгатабыз да сүрән утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, эре угычта уылган кишер, вак итеп туралган суган, баллы борыч һәм сарымсак салабыз, бер стакан сыек май агызабыз.

Кайнап чыккач, 30 минут тотабыз. Аш серкәсен агызып, 15 минут пешерәбез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

 Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

Автор:
Читайте нас