Новости
20 июль 2024, 17:03

Янә юлда юньсез хәбәр

Цемент ташучы машина ике җиңел автомобильне изгән.

Янә юлда юньсез хәбәрЯнә юлда юньсез хәбәр
Янә юлда юньсез хәбәр

Юл-транспорт һәлакәте бүген, 20 июльдә,  Р-240 Уфа-Ырынбур трассасының 61нче километрында  булган. Sitrak цемент ташучы машина  “Лада Гранта” һәм “Шкода Йети” җиңел машиналарына килеп бәрелгән.  Авариядә ике өлкән кеше, сигез яшьлек бала һәм 17 яшьлек үсмер зыян күргән.

Урында янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли, авариянең сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:
Читайте нас