Башкортстанның Иглин районында 18нче июльдә тимер юлларда башсыз хатын-кыз гәүдәсен тапканнар. 1959нчы елгы һәлак булучының тормыштан үз иреге белән китүе фаразлана. Ул светофорның тыю знагына карамастан тимер юлга чыккан – машинист поездны туктатып өлгермәгән.
"Башинформ" га ашыгыч хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр иткәнчә, аның киеменең кесәсендә кызына атап язылган хаты табылган.
Әлеге вакытта бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклаучылар тикшерә.