Новости
16 июль 2024, 11:00

Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты

Ямьле җәй аенда  Иске Балтач урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты. Бер  күрешү үзе бер гомер,  дип юкка гына әйтмиләр. Аларның бер-берсенә әйтер сүзләре, яңартыр хатирәләре күп җыелган иде.  

Кырык елдан соң сыйныфташлар очраштыКырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты

Мәктәп еллары һәр кешенең күңелендә  онытылмаслык кичерешләр, истәлекле минутлар буларак саклана. Иң якты мизгелләр нәкъ шушы еллар белән бәйле. Очрашуга килгән сыйныфташларның  мәктәпне тәмамлауларына 40 ел узган.  Күбесенең балалары үсеп, алар мәктәпне тәмамлаган, оныклары бар. Ә сыйныфташлар бер-берсен күргәч һаман да шат күңелле, шук, шаян. Кырык елдан соң да очрашу аларны мәктәп елларына алып кайтты.

Беренче укытучылары Флидә Галиева,  сыйныф җитәкчеләре Зәмфира Хиҗәпова  белән балачак елларын искә төшергәндә күпме җылылык, ихласлык бөркелгәндер. Үзләре шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр мәктәп укучыларыдай укытучыларын йотлыгын тыңлады, хатирәләрне яңартты. Бер катлы агач бинаның ишек тупсасын атлап керүләре, тәүге дәресләр— барысы да күпләрнең хәтер сандыгында матур мизгелләр буларак  уран алган. Беренче сыйныфка алар 34 бала килә. Барысы да максатчан, шук, тиктормас.

― Әлеге сыйныф укучыларым,, башка укучыларым кебек үк тату, бердәм булдылар. Алар әле дә килеп хәлләремне белә, аралашып яшибез. Аларга чиксез рәхмәтлемен, алар мине яшәтә, — ди Башкортстан Республикасының  атказанган укытучысы Флидә Факаетдин кызы.

„ Чынлап та бик тату, бердәм булдык. Һәр чарада актив катнаштык. Булсынмы ул „Зарница”, хоккей,  концерт яки олимпиадалар— барысының да уртасында булдык. Спортта да алдынгылыкны бирмәдек, укуда да сынатмадык, —диләр  сабакташлар.  

 Алар хәзер аякларында ныклап басып торучы шәхесләр. Үзләрен төрле һөнәрләрдә тапканнар.  Араларында сәламәтлек сагында торучылар байтак, хокук саклау, мәгариф, транспорт, гомум туклану өлкәсендә эшләүчеләр, эшкуарлар бар.

 Очрашуга килгән сыйныфташларны Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучылары да җылы каршылады. Кунаклар мәктәп музеенда булдылар, тарихка, үткәннәргә байкау ясадылар.   

Урта мәктәпне 24 укучы тәмамлаган булган. Ә  очрашуга 21 кеше килде. Сыйныфташлары арасында бишесе фани дөньяны калдырып ахирәткә күчкән. Очрашуда катнашучылар мәрхүм булган сабакташларының каберләренә кереп чәчәкләр салды. Икесенең  әнисе янына барып, аларның да хәлләрен белеп, аралашып чыктылар.

Ары таба чара кафеда түгәрәк өстәл артында дәвам итте.  Сыйныфташлар бер-берсе белән аралашып очрашудан яңа көч, яшәргә энергия һәм тормыш яме алып, киләчәктә тагын да очрашырга сүз куешып таралышты.

 Рифина НИГАМӘЕВА.

 Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Кырык елдан соң сыйныфташлар очрашты
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас