2021 елда 9 яшьлек вундеркинд кыз – Мәскәүдә яшәүче Алиса Теплякованың мәктәпне тәмамлавы турында язган идек инде. Аның сигез яшьлек сеңлесе Лейя да шушы көннәрдә аттестат алган һәм чыгарылыш кичәсендә булган. Бу хакта кызның әтисе Евгений Тепляков “Алиса белән бергә укыйбыз” YouTube-каналында хәбәр иткән.
Барлык чыгарылыш укучылары белән бергә Лейя да 28 июньдә гомуми урта белем турында аттестат алган. Бу кичне Лейя скутерда йөрергә, дискотекада биергә һәм йолдызлар белән бәйрәм концертына барырга да өлгергән, дип хәбәр итә “Starhit”.
Кызның киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәге әлегә билгеле түгел. Әтиләре Евгений Тепляков элегрәк аларның максаты янә МДУга керү дип белдергән иде. Ул шулай ук «дәүләтнең рәсми ярдәмен, шул исәптән эксперименталь һәм фәнни тикшеренүләр өчен финанслауны» алуга өмет белдерде.
Наталья һәм Евгений Тепляковларның бер яшьтән 11 яшькә кадәр сигез баласы бар. Биш уллары – Хеймдалль, Фейлунг, Айлунг, Тесей һәм Сөләймән. Һәм өч кызлары – Алиса, Лейя һәм Терра.