Иске Балтач 1нче урта мәктәбе „Мәктәп инициативаларын бюджетлау” конкурсында катнашып, 500 мең сум күләмендә грант отты. Шушы проектның авторлары— рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гыйльметдинова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Тәкыйуллина.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбе каршында „Скул-ТВ” исеме астында телевидение эшләве турында гәзит битләрендә бәян иткән идек. Ярты ел эчендә укучылар төрле өлкәләргә кагылышлы сюжетлар төшерергә өлгерделәр. Яшь хәбәрчеләр мәктәп тормышына бәйле материаллар гына эшләп калмый, төрле мөһим темаларны күтәреп чыгалар. Аларны социаль челтәрләрдә урнаштыралар, мессенджер аша тараталар. Сюжетларны укучылар үзләренең смартфоннары төшерергә мәҗбүр иделәр. Чөнки махсус җиһаз юк иде. Тиешле аппаратура булмагач монтаж эшләү дә ансат түгел. Сыйфат өчен дә көрәшергә туры килә.
Шул вакытта укучылар яшь тележурналистлар арасында оештырылган „Мәктәп инициативаларын бюджетлау” конкурсында катнашырга карар кабул итәләр. Шушы конкурста катнашырга теләк белдереп республиканың төрле почмакларында урнашкан 219 мәктәп гариза бирә. Җиңүчеләр арасында район үзәгенең 1нче урта мәктәбе дә булуы сөенечле. Мәктәп телевидениесен үстерү өчен республика бюджетыннан 500 мең сум күләмендә грант алу бәхетенә ирешә алар.
Әлеге акчага белем учагында махсус студия булдырылды, мебель, видеокамера, фотоаппарат, ноутбук кебек чаралар сатып алынды. Яшь хәбәрчеләр яңа студиядә заманча җиһазлар ярдәмендә сюжетлар төшерә.
― Бу безнең бердәм тату командабыз өчен зур ярдәм. Ул безгә тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирде, —ди проект авторы Альбина Рәдиф кызы.
Рифина НИГАМӘЕВА.