СВО га әлеге вакытта сигез ир-егет алгы сызыкта тынычлык өчен көрәшә. Кызганычка каршы, Көндәшле авыл биләмәсенә караган авылардан дүрт ир-егет канлы бәрелешләрдә һәлак булды. Шуларның өчесе — Көндәшле авылыннан. Алар — Дамир Кәрим улы Абдрахманов, бертуган Әдип һәм Ирек Мөнир уллары Шәйнуровлар...
Көндәшле авылы халкы үткәннәрне күз карасы кебек саклый. Бөек Ватан сугышында башларын салган һәм Бөек Җиңү яулап кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә авыл уртасында куелган обелиск бар. Быел көндәшлеләр “Атайсал” проекты чикләрендә СВОда һәлак булган ир-егетләрнең истәлегенә тактаташ кую турында килешкәннәр һәм кыска вакыт эчендә аны тормышка ашырганнар.
—Яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыйганда да активлык күрсәтәсез. Авылларыбыз яшәсен өчен дә күп тырышлык саласыз, булдырасыз. Моның өчен рәхмәт сезгә! — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, тактаташны ачу тантанасы барышында көндәшлеләргә мөрәҗәгать итеп. Һәм “Атайсал” проекты чикләрендә шушы тактаташларны әзерләүдә һәм урнаштыруда башлап йөргән авыл активистларына район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге вакытта кыска вакытлы ялда булган полковник, алгы сызыкта көрәшкән Эдуард Хәйбрахманов мондый истәлекләрнең исәннәргә кирәк булуы, Туган ил чакыргач Ватаныбыз сагына баскан ир-егетләрнең илебезгә тугрылыклы хезмәте турында горурланып та, дулкынланып та сөйләде.
—Җиңү безнең якта булачак! — диде.
Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флүр Акберов батыр уллар үстергән ата-аналар алдында баш иям, диде. Авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов бу ир-егетләрнең яхшы гаиләләрдә тәрбияләнүләре, эш сөеп үсүләре турында сөйләде, бу исемлекнең артмавын теләде. Авылда мондый тактаташ ачылу аларның ата-аналарына олы хөрмәт билгесе, дип билгеләде. Егетләрнең укытучылары Нәфис Хәмәтнуров киләчәктә батыр егетләр истәлегенә җыентыклар нәшер итү дөрес булыр иде дигән фикер белдерде. Ә хезмәт ветераны Рәфисә Морозова хәрби антларына тугры калган авылдашлар истәлеге безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә яшәр, дигән ышаныч белдерде.
Аннары матәм тантанасында катнашкан җитәкчеләр, һәлак булган райондашларыбызның ата-аналары, якыннары, туганнары, авылдашлары, кунаклар тактаташка чәчәкләр салдылар, тын калып батырларны искә алдылар.
—Катлаулы чорда яшибез. Бүген безгә бердәмлек кирәк. Шул бердәмлекне югалтмыйк, батрларыбызны онытмыйк! — дип йомгаклады чараны Илгиз Әхвәс улы.
Газим Талипов фотолары