Башкортстанда подъездларны комплекслы ремонтлау программасы чикләрендә күп эшләнә. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта бик дөрес әйтте: “Мин һәрвакыт кешенең кәефе ничек формалаша икәнен әйтә алам.Ул иртән торып баса, пычрак подъездга чыга, үз ишегалдына тездән пычракка бата, барысы да аңлашыла, аның кәефе юк.Икенчеэш — ул стеналарында чәчәкләр булган яхшы яктыртылган подъездгачыга. Безгә уңайлы мохит дип аталган шартлар булдырырга кирәк”.
Соңгы биш ел эчендә Башкортстанда 8 меңнән артык подъезд ремонтланган
Республикада подъездларны ремонтлау программасы 2019нчы елдан башлап тормышка ашырыла.Соңгы мәгълүматлар буенча, 5 ел эчендә 8000нән артык подъезд ремонтланган. Программаныңтөп максаты — кешеләргә, бу очракта, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә уңай шартлар тудыру.
Әйткәнемчә, Республика Башлыгы инициативасы белән 2019нчы елдан күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасы эшли башлады. Аның кысаларында 3,5 млрд сумга 8,2 мең подъезд яңартылган. Гомумәналганда, 4 меңнән артык күп фатирлы йорт тәртипкә китерелгән. 2,7 меңнән артык лифт алыштырылган. Бу узган бишъеллык дәрәҗәсеннән 2,5 тапкыр артык. Бу максатларга 22 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. Үзенең комплекслылыгы буенча илдә уникаль булып “Башкортстан ишегаллары” программасы тора. Биш елэчендә 1326 йорт төзекләндерелгән, 6 млрд сумнан артык акча кертелгән.
Ремонт республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына алып барыла Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз акчаларын кертми. Агымдагы елда әлеге программаны тормышка ашыруга 108 млн.сум юнәлтелгән, шул исәптән БР бюджетыннан – 97,0 млн. сум, 5 муниципалитетта урнашкан 38 күпфатирлы йортның 117 подъездын ремонтлау каралган.
Хезмәт ветераны Равил Фәизханов:
—Без яшәгән Иске Балтач авылының Киров урамындагы 11нче санлы йорт подъезды ремонтланды. Сигез фатирлы, ике подъездлы йортның өлкән кешесе (старший по дому) буларак әйтәм: тузган, таушалган подъездга кар яуса — кар, яңгыр вакытында яңгыр тамчылары үтеп үзәккә үтә иде. Ремонттан соң йортыбыз яңа төс алды. Икешәр катлы ишекләр куелды, евро тәрәзәләр урнаштырылды, кафель җәелде, стеналар агартып буялды. Безгә, биредә яшәүчеләргә, бик яхшы уңайлыклар булдырылды. Ремонтланган подъездлы йортта яшәгәч кәефләр күтәрелде. Мондый шатлыкны күпфатирлы башка йортларда яшәүчеләр дә татысын иде!
Газим Талипов фотолары