Әлеге бәйрәм чагыштырмача күптән түгел, төгәл итеп әйткәндә 2008нче елдан башлап билгеләнә. Аның махсус бүләгенә — „Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә безнең районнан 13 пар лаек булган. Әлеге медаль халык арасында танылу алган, озак еллар мәхәббәттә һәм тугрылыкта яшәгән, фидакарь хезмәтләре белән туган җиребездә абруй казанган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән иң яхшы гаиләләргә тапшырыла. Быелгы чарада төрле елларда шушы медальгә лаек булучы Иске Балтачта Роза һәм Өлфәт Исламовлар, Магашлы-Алмантайдан Марина һәм Василий Хәйбуллиннар, Түбән Сикияздан Роза һәм Зәки Мифтаховлар чакырылганнар иде.
Быел югары бүләккә Иске Уразай авылыннан Заһидә һәм Марат Закировлар лаек булды. Район башлыгы Илгиз Әхвәс улы аларга „Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.
—Һәр нәрсә гаиләдән башлана. Балалар әти-әни назын, җылысын тоеп үссеннәр. Үрнәкле гаиләләр күп булсын, —диде ул.