Новости
8 июль 2024, 06:57

Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...

Узган төндә төпкел авылда баш калкыткан янгын нәтиҗәсендә абзар көл-күмергә әйләнде.

Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...
Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...

Махсус хезмәтләргә төнге 00.42 сәгатьтә Кизгәнбаш авылында абзар янып китүе турында хәбәр килә. Район үзәге Иске Балтачтан янгын сүндерү расчетлары һәм Түбән Карыш авыл биләмәсенең янгын сүндерү техникасы шундук ярдәмгә ашыга. Абзарга ябылган яшь бозау маллары вакытында чыгарыла, калган терлекләр янгында зыян күрә.

—Ялкын телләренең башка карлтыларга таралуына юл куелмады. Тик куллануда булган абзардан көл-күмер өеме генә калды. Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана. Ут белән сак эш итегез! Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз! — ди янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов.

Авыл халкының күтәрелеп чыгуы, уяулыгы, опеартив эш итүе ялгын телләренә каршы торырга форсат бирмәде.

Фотолар өчен Булат Хәсәновка рәхмәт

Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...
Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...
Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...
Кизгәнбаш авылында янгын абзарны юк итте...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас