Новости
8 июль 2024, 04:25

Башкортстанда трассада турист автобусы тулысынча янып беткән

Янгын вакытында шартлау булмаган.

Башкортстанда трассада турист автобусы тулысынча янып беткәнБашкортстанда трассада турист автобусы тулысынча янып беткән
Башкортстанда трассада турист автобусы тулысынча янып беткән

Бөрҗән районыың Байназар авылы янында автобус янган. Шаһитлар әйтүенчә, пассажирлар транспорттан чыгып өлгергән, корбаннар булмаган. Кайбер мәгълүматлар буенча, автобуста туристлар булган. Алар өчен резерв транспорт җибәрелгән. "Башинформ" хәбәрчесе вакыйга турында комментарий өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Ведомствода хәбәр итүләренчә, кичке сәгать тугызда Иске Собхангол юлында Hyundai Universe  маркалы автобус янган, ул Чиләбедән Шульган — Таш заповеднигына барган. "Автобуста 43 кеше, шул исәптән 4 бала булган. Пассажирлар автобустан үзләре эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк,”— дип хәбәр иткәннәр МЧСның БР буенча матбугат хезмәтендә. Пассажирларны тиешле урынга илтеп җиткерү өчен Чиләбе өлкәсеннән резерв автобус җибәрелгән.

 Республика прокуратурасы пассажир автобусы яну факты буенча тикшерү оештырган.

"Күзәтчелек чаралары барышында прокуратура пассажирлар ташу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләүдә куркынычсызлык таләпләрен тәэмин итү өлешендә ташучының эшен тикшерәчәк. Нигезләр булганда прокурор реакциясе чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк",-дип өстәгәннәр БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Башинформ

Автор:
Читайте нас