Июль аеның беренче шимбәсендә Халыкара Кооперация көне билгеләнә. Кырыс конкуренция шартларында, эшче куллар белән кытлык булганда „Радуга” кулланучылар җәмгыяте сынау чоры уза. Авыр булса да алар үзләренең һөнәрләренә тугры кала.
Бүгенге көндә „Радуга” һәм „Общепит” җәмгыятьләрендә 47 кеше эшли. Җәмгыять рәисе Гөлнара Рәҗәпова утыз өч елдан артык сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше. Кырыс базар шартларында, хезмәткәрләр җитешмәгәндә бу йөкне тарту җиңел бирелми аңа. Узган елда товар әйләнеше 51 миллион сум тәшкил иткән. „Общепит” җәмгыяте 1 миллион 149 мең сум керем алган.
„Балтач кафесы” хезмәткәрләре уртак уңышка үз өлешләрен лаеклы кертәләр. Озак еллар намус белән тырышып эшләүче, 5 разрядлы пешекчеләр Зөһрә Җиһангирова, Рәмилә Сәрвәртдинова, 4 разрядлы пешекче Фәнилә Хәлитовалар һәр кеше сыйфатлы һәм тәмле итеп туклансын өчен тырышып эшлиләр.Кафега эшкә килгән яшь кадрларга үз тәҗрибәләрен, белгәннәрен теләп уртаклашалар.
Узган елда цехта 85 тонна икмәк, 6 тонна ярымфабрикантлар, 2 тонна кондитер әйберләре җитештерелгән. Алты төр икмәк, 30 төр икмәк-булка эшләнмәләре пешергәннәр. Кондитерлар Миләүшә Камилҗанова, Зөбәрҗәт Арсланова, Лариса Фаманова, Рәүзәнә Гыйльманшина, Фәнзия Нурисламовалар үз эшләрен тырышып башкаралар.
Водительләр Нәфил Исмәгыйлов, Алмаз Шайхуллин нинди генә авыр чорларда да үз һөнәрләренә, коллективларына тугры калган хезмәткәрләр. Склад мөдирләре Динара Каһарманова— 16 ел, Лилия Рамазанова 9 ел үз эшләрен төгәл һәм җаваплы башкаралар.
„Радуга” кулланучылар җәмгыятенең 13 магазины бар. Сәүдә нокталарының барысы да авылларда урнашкан. Тутагачтан Гөлүсә Әхкамова, Мишкәдән Флүрә Ирбулдина, Богданнан Фәүзинә Кашапова, Иске Янбайдан Гөләндәм Сәфәрова, Чишмәдән Гөлназ Фәрхетдинова, Югары Карыштан Ирина Хаҗиәхмәтова, Күзәй авылыннан Татьяна Герасёвалар озак еллар табышлы эшләгән сатучылар исемлеген җитәкли.
Район үзәгенең „Куры-гриль” магазины пешекчесе-сатучысы Әлфия Нурмөхәмәтова табышлы эшләгән хезмәткәрләрнең берсе. Унбер ел дәвамында ул балтачлыларны махсус рецепт буенча әзерләнгән тавыклар белән сыйлый. Кичтән ул тавыкларны маринадлап куя. Эш көннәрендә ике дистәдән артык тавык пешереп сатуга чыгара ул. Бәйрәм көннәрендә кырыгышар, иллешәр тавык пешергән чаклары да була. Юлда алҗыган кешеләр бирегә кереп тамак ялгап ала. Биредә өстәл артына утырып чәй, кофе, компот, соклар эчәргә мөмкин. Закусочная атнасына 6 көн эшли. Кешеләр өзелми, бигрәк тә юлчылар өчен уңайлы ул.
— Төрле йомышларым белән район үзәгенә килгәч, шушы магазинга керми кайтып киткәнем юк. Мантыйлары, пилмәннәре бигрәк тәмле. Йөри торгач ачыктыра бит. Чәйләре сусауны баса. Магазиннар күп, монда ничектер өйрәнелгән, күнегелгән. Монда киләсе килә.Өйгә дә ризыкларын алып кайтам, —ди Көндәшле авылыннан Рәфисә Морозова.
Сатучы Әлфия Нурмөхәмәтова салмак кына, сабыр гына үз эшләрен башкара. Сатып алучыларын күбесен яхшы белә ул.
— Үз сатып алучыларым бар. Алар мин эшли башлаганнан алып магазинга йөриләр. Күпләре ит цехында әзерләнгән манты, фрикадельки, пилмәннәр алырга махсус килә. Юлчылар кереп тамак ялгап ала. Кергәннәрне ачык йөз белән каршылыйбыз, —ди Әлфия Хәнәф кызы.
Кулланучылар җәмгыяте бай тарихлы, озын юл узган оешмаларның берсе. Бүгенге көндә тырыш, үз эшен яраткан, һөнәренә тугры булган кешеләр эшли биредә.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.