Новости
5 июль 2024, 13:03

Балтачта юллар эшләнә

„Ремстройсервис” җәмгыяте эшчелере Иске Яхшый авылының өч урамын ремонтлады

Балтачта юллар эшләнәБалтачта юллар эшләнә
Балтачта юллар эшләнә

Шушы көннәрдә Иске Яхшый авылының Мәктәп, Набережная һәм Комаров урамнарына ремонт үткәрелде. „Ремстройсервис” җәмгыяте эшчеләре кыска гына вакыт эчендә юлларны күтәртеп, өстенә комташ җәйде.
Юл ― бәхәсле темаларның берсе. Ул һәрвакыт актуаль булып кала. Республика Башлыгы Радий Хабиров та юллар төзелешенә зур игúтибар юнәлтә.
Иске Яхшый авылы халкы озак еллар юлсызлыктан интекте. Язгы һәм көзге пычракларда урамнарның үтмәслегенә зарланып җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Шушы көннәрдә аларның теләкләре тормышка ашты. Өч урам ремонтланды. „Ремстройсервис” җәмгыяте эшчеләре санаулы көннәр эчендә урамнарга ак валчык түшәп, өстенә ике кат тау һәм елга комнары салды.
— Әлеге кадәр без Тозлыбин авылы урамнарын ремонтладык. Санаулы көннәр эчендә Иске Яхшый авылында да бик күп эшләр башкардык. Әлеге урамнарга беркайчан да ремонт үткәрелмәгән. Тәүдә канаулар ердык. Егетләр оператив эшлиләр. Ак валчыкны Иванай карьерыннан ташыйлар. Ә тау комын — Пермь краеннан, елга комын Казанцеводан алдан хәстәрләп куйган идек. Монда эшләр тәмамлану белән Курач авылына юл эшләргә барачакбыз, —ди мастер Рифат Хафизов.
Грейдерчы Айдар Аскаров, катокта Рәүдәт Гарипов, водительләр Илдар Муллаяров, Рәлиф Рамазанов, Мәүлид Гарифуллин, Илшат Закировлар юлны ремонтлау эшен кызу тоталар.
Авыл халкы да юлчыларга чиксез рәхмәтле. Киләчәктә калган урамнар да ремонтланыр дигән өметтәләр.
Язын һәм көзен шушы урамнарда яшәүче иске яхшыйлылар сыйфатлы юллардан канәгать булырлар, дип ышанабыз.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Балтачта юллар эшләнә
Балтачта юллар эшләнә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас