Төрле операторлар (күпчелек МТС) хезмәткәрләре исеменнән абонентларга шалтыратып “Сезнең СИМ-картаны хезмәтләндерүнең килешү срогы чыга. Аны озайтырга кирәк. Юкса, номерыгыз сүндерелә”, — дип СМС-хәбәр җибәрәләр.
Аның артыннан номерга дүрт урынлы код килә. Абонентлар “.... — никому не передавайте ваш код доступа к сервису МТС” дигән хат ала. Кабат шалтыратып шул кодны әйтүне сорыйлар. Шул очракта гына килешү срогын озайтабыз дип ышандыралар. Моны эшләү (кодны әйтү) чит кешегә үзеңнең госуслугиеңа керү мөмкинлеге бирә. Ә дәүләт хезмәтләре порталына доступ биргән очракта кеше исеменә кредит рәсмиләштерүгә юл ачыла.
Абонент кодны әйткәч, караклар дәүләт хезмәтләренә кереп кеше исеменнән барлык банкларга кредит алуга запрос җибәрәләр. Караклар кеше исеменә алган кредит акчаларын үз счетларына күчерәләр. Кеше шулай бурычка бата.
Күпән түгел өлкән яшьтәге балтачлы бүлеккә мөрәҗәгать итте. Аңа караклар шалтыратып СМС-код җибәргәннәр. Ул шул кодны шалтыратучыларга әйткән. Ялгышлык эшләвен аңлап алгач, ун минут эчендә бүлеккә килде. Без аңа дәүләт хезмәтләре порталына керү кодын үзгәртергә ярдәм иттек. Озаграк вакыт үтсә, хәлне үзгәртеп тә булмас иде... Алданган, зур суммада кредит алып каракларга "бүләк иткән" кешеләр дә бар.
Әгәр дә сезгә караклар шалтыратсалар, нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга?
-Иң яхшысы сөйләшмәскә!
-Код килсә, аны бер кешегә дә әйтмәскә!
-Уяу булырга, сак булырга!
Ильшат Хаҗимуллин, полициянең участок уполномоченныйлар һәм балигъ булмаганнар бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры