Водительләр әлеге хезмәт вәкилләрен яхшы белә. Эчке эшләр органнарының әйдәп баручы структуралары хезмәткәрләре безнең юлларда хокук бозучылар белән көрәш алып баралар, авария хәлләрен кисәтәләр, водительләрнең һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итәләр.
Бүген дәүләт автоинспекциясенең ролен бәһалап бетергесез. Елдан-ел юлларда транспорт чараларының саны арта, шуның нәтиҗәсендә юллардагы хәрәкәт тә киеренкеләнә.
Мондый хәлдә инспекторларның эше тагын да авырлаша, ләкин шул кадәрле мөһим булып кала да. Яшерен-батырын түгел, юлларда аларны күргәч, берәү дә тыныч кына үтеп китә алмыйдыр.
Арабызда хәвефсезлек каешын эләктерми, балаларын махсус креслога утыртмый йөрүчеләр дә бар. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысына үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Юкса, алар халыкның тормыш хәвефсезлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрдән саклап калыр өчен тырышалар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең хезмәтен башкармаса, юлларда нинди тәртипсезлек булыр иде?! Күз алдына да китерүе авыр...