Балалар табибы булырга ул кечкенәдән хыяллана. Бәләкәй чагында балалар врачы булып эшләгән Лиза Сөләймәнованың булдыклылыгына гашыйк була. Аңа охшыйсы килә. Лиза Сафиевна үзләренә яки күршеләренә сабыйларның сәламәтлеген тикшерергә килсә кечкенә Резеда аның туфлиләрен киеп йөри, сәгатьләрен тотып карый. Кызчык аны ак халатлы фәрештә сыман кабул итә.
Резеда укуда бары тик „5”ле билгеләренә өлгәшә. Иске Балтач урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Башкорт дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Зур кешедән аермалы буларак, бала үзенең кайсы җире авыртуын аңлатып бирә алмый. Шунлыктан балалар табибы булып эшләү икеләтә катлаулы икәнен кыз белеп эш итә. Сайлаган юлыннан тайпылмый, максатына тугры кала. Әти-әнисе Резеданың карарын бары тик хуплыйлар. Врач булу —аның әнисенең тормышка ашмаган хыялы булып кала.
Кулына диплом алгач Резеда Галихан кызы хезмәт юлын үзәк район дәваханәсендә башлый. Уку йортында алган белеме, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышуы аңа эшендә зур ярдәм итә.
—Эшемне, балаларны яратам. Шушы юлны сайлаганыма һич үкенмим. Башка һөнәр иясе итеп үземне хәтта күз алдына да китерә алмыйм. Катлаулы, әмма мавыктыргыч юлдан атлыйм. Тормыш иптәшем, балаларым һәр эшемне хупладылар, —ди ул.
Тормыш иптәше Вилсур Мансур улы хәрби һөнәр иясе булганлыктан, Резеда Галихан кызына Салават, Күмертау шәһәрләрендә эшләргә туры килә. Биредә дә балалар табибы булып эшли, медицина колледжына студентларга белем бирә. Шушы елларда аллерголог һөнәрен үзләштерә.
Туксанынчы еллар башында алар янә туган якларына кайтып төпләнәләр. Шул вакыттан алып ул кечкенә балтачлыларны дәвалау белән мәшгуль. Әти-әни өчен баладан да кадерлерәк кеше юк. Газизләре авырган вакытта алар өмет баглап врачка киләләр, сабыйларын —бәгырь җимешләрен аңа ышанып тапшыралар.
—Һәр пациентыма үз балама караган кебек карыйм. Минем ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата үземә бәйле барысын да эшләргә тырышам. Нинди ярдәм аларга тиеш—бала моны алып чыга. Мөрәҗәгать иткәннәрне баркайчан да игúтибарсыз калдырмыйм. Сабыйлар авыртуын әйтә алмыйлар. Кайчагында авыру баланың әти-әнисе куркуга кала, яхшылап берни аңлата алмый. Еллар дәвамында әти-әниләр белән дә мөнәсәбәтләрем әйбәт булды, — ди югары категорияле врач.
Әлеге көндә Резеда Галихан кызы участогында меңнән артык бала исәптә тора. Шуларның кырыгы — бер яшькә кадәр сабыйлар. Инвалид балалар саны 25кә тиң. Һәммәсенең сәламәтлеген контрольдә тоту, вакытында прививкалар ясату, дәвалау аларга йөкләтелгән.
Педиатрлар коллективы тату һәм бердәм була. Авыр вакытларда бер- беребезгә терәк булдык, озак еллар педиатр булып көч салган Луиза Хаҗимуллина белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләдек, дип ассызыклый ак халатлы.
Кулга-кул тотынып эшләгән шәфкать туташлары Гөлфирә Фәйзрахманова, Розалия Гаттароваларны Резеда Садретдинова җылы хатирәләр белән искә ала. Әлеге көндә аның төп ярдәмчесе Лиана Франковская белән дә алар бер фикердәләр.
Эшләре җаваплы, тынгысыз булса да зарланмый ул. „Сабыйларны ярату борчылуларны, йокысыз төннәрне оныттыра, аруларны юып алгандай була”,— ди язмамның герое.
Ак халатлының эшен югары бәһалаулары да аңа тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә дәрт өсти. Резедә Галихан кызы „БР Сәламәтлек саклау отличнигы” һәм „ Почётлы остаз” аермалы билгеләре, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Шушы көннәрдә аңа „Башкортстан Республикасының атказанган табибы” исеме бирелде.
Резеда Садртдинова өчен иң кадерлесе — савыккан балалар, елмайган әниләр һәм аларның рәхмәт сүзләре.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.