Район гәзитенең 27нче июнь санында дөнья күргән “Ни өчен гәзит-журналлар укырга кирәк?” дигән баш астында Аида Хәйртдинова язмасына үз фикеремне язарга булдым. Ул анда район ветераннар советы рәисе Рифат Сафин дәлилләрен бәян итә. Язманы тулысынча хуплыйм һәм кайбер фикерләрне шәхсән тулыландырырга кирәк саныйм.
Гәзит-журналларны мин бик күптән алам. Алдашу булмас — инде ярты гасыр була. Район гәзитен иң беренче алдырам, чөнки район яңалыкларын да белми торып булмый бит. Ләкин борчыган мәсьәлә — район гәзитенең тиражы азаю. Язылмаган кешеләр дә, димәк бик күп. Ә элегрәк ул бик зур тираж белән басыла иде. Заман башка, заң башка, интернет бар һ.б. сәбәпләр табарга була. Әмма аң-белем алуга элек-электән кеше омтылган. Фикер иясе “бишектән-ләхеткә кадәр белем ал” дигән. Шушы өлкәдә эшлисе күп әле.
Узган гасырның 70нче елларыннан республикада ул вакытта бердән-бер татар телендә чыккан “Кызыл таң” гәзитен алдырам. Ел да аңа язылам. Шул гәзитне укысам, рәхәт була. Аның һәр битен аңлап, баштан үткәреп укып чыгам. Республика яңалыклары, ватанпәрвәрлек, дөнья яңалыклары, сәламәтлек, тарихка кагылышлы материаллар аеруча әһәмиятле. “Өмет”, “Манзара”, башка гәзәит-журналлар да алам. Аларда көндәлек тормыштан алынган материаллар бирелә, минемчә, болары яшьләргә ачык мисаллар, гыйбрәт өчен әһәмиятле.
Гәзит-журналларга язылу, алдыру, даими укып бару — һәркемгә кирәк дип саныйм. Телевизор, интернет — алар да урыны белән кирәк, матбугат басмаларын укып бару — китап укыган кебек. Кайбер материалларны, кат-кат укып чыгасың бит.
Рифат Сафин, минемчә, бик тә кирәкле мәсьәләне күтәрде. Әйдәгез, дәвам итик, фикерләр белән уртаклашыйк, киңәшләшик, алга — яхшы якка үзгәрешләр булсын. Хәзер балалар да мәктәпкә барганчы укый-яза белә. Ата-аналарга киңәшем булсын — гәзит-журналларга язылыгыз, үзегез дә, балаларыгыз да укысын.
Мине тәнкыйть утына тотучылар булыр, яклашучылар да, бәлки табылыр. Әмма кешелек яшәгәндә гәзит-журналлар бетмәячәк, булачак, укылачак.
Шушы язмамда мин, үз фикерләрем белән уртаклаштым. Һәр кешенең үз фикере була. Без үз районыбыз, авылларыбыз кешеләре буларак, матбугат басмаларына язылып, укып барырга кирәк дип уйлыйм. Монда үзәк басмалар да керә. Алар турында бәлки аерым язма кирәк булыр.
Гыйззәт СУФИЯРОВ, Түбән Карыш авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе