Новости
1 июль 2024, 13:23

Иске Балтачта кастинг үтәчәк

Биредә 12-16 яшьлек кызлар катнаша ала.

Иске Балтачта кастинг үтәчәкИске Балтачта кастинг үтәчәк
Иске Балтачта кастинг үтәчәк

2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе “Яшь барабанчылар” проекты белән җиңү яулады. Биредәге проектны тормышка ашыруга 753 166, 00 сум акча бүленә.

Алдагы көннәрдә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 12-16 яшьлек кызлардан торган уникаль “Яшь барабанчылар” отряды барлыкка киләчәк, алар мәктәп һәм районның барлык патриотик чараларында актив катнашачак. Әлеге отрядны булдыру турында карар мәктәп укучыларының үзләренең инициативасы буенча кабул ителгән. Проект җитәкчесе – өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашапова.

Балалар өчен үз сәләтләрен күрсәтү һәм үз энергияләрен җәмгыятьнең музыкаль потенциалын алга таба үстерүгә кертү мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук проект инновацион юнәлешле, чөнки ул укучыларның музыкаль сәләтләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм альтернатив музыка коралларына кызыксынуны стимуллаштыра. Чагу костюмнар, ачык ритм, синхрон хәрәкәтләр һәр бәйрәмне үзенчәлекле тантана белән баетачак. Балтач районында костюмнар һәм реквизитлар сатып алу өчен тиешле финанслау булмау сәбәпле мондый отрядлар әлегә кадәр булмаган. Барабанчы кызларның чыгышлары төрле парадлар, хәрби-патриотик юнәлештәге фестивальләр үткәргәндә күп кенә район һәм республика чараларының бизәге булуына шик юк.

3нче июльдә 10:00 сәгатьтә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында, 12-16 яшьлек кызлар арасында кастинг үтәчәк. Теләүчеләргә хореографик әзерлек, тырышлык, пунктуальлек һәм дисциплиналылык кебек таләпләр куела. Теләге булган һәркем катнаша ала!

Иске Балтачта кастинг үтәчәк
Иске Балтачта кастинг үтәчәк
Иске Балтачта кастинг үтәчәк
Иске Балтачта кастинг үтәчәк
Автор:
Читайте нас