Ватан сагында тору – һәрвакытта да ир-егетләр өчен җаваплы һәм мактаулы эш. Русия Армиясе сафларында хезмәт итү элек-электән егетләрнең изге бурычы.
Әлеге вакытта хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Бүген янә райондашларыбыз армия сафларында хезмәт итәргә юлланды.
Тиздән солдат каешын буачак бу егетләребез дә балтачлыларның лаеклы Ватан сакчылары дигән данын яклап, районыбыз горурлыгы булып хезмәт итәрләр.