Бу хакта мессенджерлардагы авылдашлар чатында Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин хәбәр итте.
-Хәерле иртәләр!
Бүген армия сафларына Зәнифә белән Назир Исламовларның өченче уллары
Ильнурны армия хезмәтенә озаттык. Исән – сау гына хезмәт итеп кайтсын егетебез!— дип язды Ильяс Мазһар улы.
Нөркәлеләр изге теләкләргә кушылып иң ихлас теләкләрен җиткерде. "Изге юллар, җиңел хезмәт сиңа, Ильнур!", "Арада иң матуры, ин якыны минем укучым-Ильнурым. Ильнур! Сина иң изге теләкләрем: главное, сәламәт бул, яныңда яхшы командирлар, тугры дуслар - иптәшләр булсын, тыныч урында хезмәт итәргә язсын! Яхшы итеп хезмэт итеп кайт! Без сине көтеп калабыз. Хәерле юллар!" - дип язды Венера Шакирова белән Флидә Гыйндуллиналар.