Нефтекама районара тикшерү бүлеге биш баланың агулануы турындагы хәл буенча тикшерү үткәрә. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 25 июньдә Калтасы районының Кәкүш авылында биш баланың өйдә әзерләнгән ризыкны ашаганнан соң, хәлләре начарлана, шуңа күрә аларның әниләре медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта балалар дәваханәдә күзәтү астында, аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
"Тикшерүчеләр тарафыннан булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын билгеләү, шулай ук хәлгә хокукый бәя бирү максатыннан тикшерү чаралары комплексы оештырылды”, — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Фото: bashinform.ru