Новости
25 июнь 2024, 06:47

Өчпочмак пешерәбез

Тышта яңгыр ява. Күпләрнең оныклары шәһәрдән авылга  кайткандыр. Якыннарыгызны өчпочмак пешереп сыйлагыз әле.

Өчпочмак  пешерәбезӨчпочмак  пешерәбез
Өчпочмак пешерәбез

Өчпочмак камыры өчен.
200 гр майны угычтан үткәреп, 500 гр он, тоз салып умач кебек уабыз, 175 мл кайнаган салкын су салып камыр басарга, 20 минут ял иттерергә.

Тигез бүлемләргә җәеп, эчлек салып, бөгеп пешерәбез.

Төгәл рецепт белән эшләгәндә тигез, җыйнак кына 16 өчпочмак чыга.

Эчлек өчен фарш, бәрәңге тәмле була.

Автор:
Читайте нас