Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. "Үлгән балалар арасында минем якын дустымның һәм хәрби училищедагы хезмәттәшемнең кызы да барлыгын белеп кайгырдым", — дип язган Камалетдинов. - Сезнең барыгыз да җәһәннәмдә яначак!” Кырым пляжын ВСУ хәрби көчләре ракета һөҗүменә тоткан вакытытта 144 кеше зыян күрә. Дүрт кеше һәлак була: алар арасында ике бала, бу ике кыз, берсенә өч яшь тулган гына, икенчесенә тугыз яшь булган. Хастаханәләрдә хәзер 82 кеше — 55 өлкән кеше һәм 27 бала.