Новости
22 июнь 2024, 01:00

Аяк-кулларыгызны көзән җыермыймы?

Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин икән. Игътибарлы булыгыз.

Аяк-кулларыгызны көзән җыермыймы?Аяк-кулларыгызны көзән җыермыймы?
Аяк-кулларыгызны көзән җыермыймы?

Аяк-кулларны көзән җыеру күпләргә таныш. Аеруча төнлә бу күпләрне борчый. Аяк-кулларның оюы бик җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Әмма бу һәрвакыт алай түгел. Кайбер чакта көннең башкача үтүе дә моңа сәбәпче булырга мөмкин.
*Көндез озак итеп җәяү йөрү, яисә физик күнегүләр белән шөгыльләнү.
*Һөнәр үзенчәлеге. Мәсәлән, сатучылар, укытучылар көне буе аякта басып торырга мөмкин.
* Эссе көнне кинәт кенә салкын суга керү.
* Организмда тимер җитмәү.
* “Аю табанлы” булучылар еш кына көзән җыерудан интегә.
* Организмга су җитешмәве.

* Атеросклероз, тромбофлебит, варикоз һәм башка кан тамырлары, буын авырулары булганда да аяк-кулларны еш көзән җыера.
* Ниндидер тирән хисләр кичергәндә дә мондый хәл еш күзәтелә.

“Мәйдан” журналыннан
 

Автор:
Читайте нас