Республика Башлыгы буларак эшенең башында Радий Хәбиров муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда торак пунктларның тышкы кыяфәте турында да уйларга кирәклеген һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның иң мөһим бурычларның берсе булуын билгеләде. 2019-2024нче елларда республиканың авыл һәм шәһәрләрендә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм реновацияләү буенча зур эш башкарылды. Күп кенә проектлар федераль акчалар җәлеп итү хисабына гамәлгә ашырылды һәм ашырыла. Бу республиканың идарәче командасының көндәлек һәм эзлекле хезмәте нәтиҗәсе.
Әлбәттә, уңайлы иҗтимагый мохит халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Бу үз эченә төзекләндерелгән паркларны, скверларны, ял итү зоналарын, яхшы үсеш алган инфраструктураны һәм мәдәни чараларга ирешүчәнлекне ала. Республикада барлык проектлар да халыкның иҗтимагый мохитне формалаштыруда актив катнашуы һәм ярдәме белән тормышка ашырыла. Күп проектлар тарихи урыннарны һәм архитектура истәлекле урыннарын саклауга юнәлтелгән, аларның уңайлы иҗтимагый мохит формалаштыру өчен мөһимлеген ассызыклый. Проектларда экологияне, энергия нәтиҗәлелеген һәм шәһәр мохитенә чыдамлыкны яхшыртуга юнәлтелгән инновацион карарлар кулланыла. Яңа һәм яңартыла торган парклар проекты бер-берсенә охшамаган һәм шул ук вакытта республикада яшәүче төрле халыкларның һәм конфессияләрнең традицияләрен һәм менталитетын һәрвакыт исәпкә ала.
Имәнлек скверы һәм "Биюче торналар"фонтанын алыйк. Уфа шәһәрендәге Кашкадан мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү (заказчы мәдәният идарәсе) территориясенә якын 130нчы мәктәп территориясен төзекләндерү, Стела төзелеше, Кашкадан мәдәният һәм ял паркын, Кече күлне төзекләндерү кебек объектларга бюджеттан йөзләрчә миллион сум акчалар салынган һәм салына.
Бу яклап Балтач районы да заман белән бергә бара.
Соңгы елларда Иске Балтач авылының Комсомол урамында “Яшьлек” аллеясе, Совет урамында “Мәктәп укучылары” аллеясы, “Гаилә” паркы төзекләндерелде.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты авыл халкына зур ярдәм күрсәтте.2022нчеелда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында Совет урамында аллея төзелде.Объектныңбәясе 9,5млн. сум. 2023нче елда исә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” республика программасы чикләрендә Иске Балтач авылының Комсомол урамында 1 километр озынлыктагы 9,4 млн. сумлык аллея төзелде. 2024нче елда балтачлылар сайлавыбуенча Совет урамында 8,2 млн. сумлык аллея төзергә планлаштырыла.Түбән Иванайавылында "Башкортстан Республикасы Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында “Түбән Иванай авылында балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү” 3,7 млн. сумлык объект төзеләчәк.
—2025нче елга без сезнең белән, дуслар, ике объектның берсен сайларга тиешбез: Энергетиклар урамындагы аллеяне яки Колый Балтачев паркын төзекләндерү. Киләчәк өчен төзелгән һәм төзекләндерелгән объектлар барысы да урындагы халык мәнфәгатен кайгыртып эшләнә. Аларга сакчыл карашта булыйк, — ди район Хакимиятенең баш архитекторы вазифаларын башкаручы Римма Дильмиева.
Фото: редакция архивыннан