Новости
21 июнь 2024, 09:44

1 июльдән Башкортстанда газ бәяләре артачак

Башкортстанда 1 июльдән газ бәяләре артуы көтелә. Күпкә артачакмы?

1 июльдән Башкортстанда газ бәяләре артачак1 июльдән Башкортстанда газ бәяләре артачак
1 июльдән Башкортстанда газ бәяләре артачак

Башкортстанда газ бәяләре артуы көтелә. 1 июльдән зәңгәр ягулыкның бәясе кубометры өчен 8,54 сумнан 9,50 сумга кадәр артачак. Мондый тарифларны БР Дәүләт комитеты билгеләргә ниятли. Мондый ук бәяләр үзәк кайнар су белән тәэмин ителмәгән йортларда газ су җылыткычлары белән суны җылыту өчен дә гамәлдә булачак. Бәяләр артуның бер сәбәбе булып газ инфраструктурасының тотрыклы эшләвен һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең йортларына энергия ресурсларын өзлексез бирүне тәэмин итү ихтыяҗы санала.

 

Автор:
Читайте нас