Блогер Дания Дәүләтҗанова сарымсак укларын ташламаска киңәш итә, аннан бик тәмле май ясап була икән.
1 ысул
Кирәк: сарымсак угы, укроп, рәйхан (базилик) һәм атланмай (сливочное масло).
Барысын да чама белән алам. Боларның бөтенесен бергә блендерда вакларга, кирәк дисәгез, бераз тоз өстәргә була. Мондый тәмле май бутербродлар өчен бик яхшы.
2 ысул
Кирәк: сарымсак угы, укроп, рәйхан (базилик), әстерхан чикләвеге, зәйтүн мае.
Барысын да блендерда ваклыйбыз һәм зәйтүн мае салып болгатабыз. Бу хуш исле май белән салатлар һәм шашлык бик тәмле була.
Ясагыз. Кулланыгыз. Сәламәт булыгыз!
Мең дә бер киңәш тән