Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь , 11:00

Агыйдел елгасыннан монстр тотканнар

Бөре шәһәре тирәсендә  Агыйдел елгасыннан гигант чуртан балыгы тотканнар. Балыкчыга аны тартып чыгарырга иптәше дә ярдәмләшкән

Агыйдел елгасыннан монстр тотканнар
Агыйдел елгасыннан монстр тотканнар

Бөре. 18 июнь - "Балтач таннары". Бөре шәһәре тирәсендә  Агыйдел елгасыннан гигант чуртан балыгы тотканнар. Балыкчыга аны тартып чыгарырга иптәше дә ярдәмләшкән.

Елгаларда эре балык каптыру соңгы елларда сирәк очрый торган күренеш.  Шулай да  сулыкларда монстрга тиңләшерлек экземплярлар бар әле.

Шушы көннәрдә Агыйдел елгасыннан монстр тотканнар Бөре шәһәре тирәсендә  Агыйдел елгасыннан гигант чуртан балыгы тотканнар. Балыкчы социаль челтәрләрдә билгеләченчә,  олы чурта джиг алдавычына капкан.

- Чуртан бик озак каршылык күрсәтте, аны тартып чыгарырга дустым ярдәмләште,- дип язган, балыкчы  алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

Социаль челтәрдә фике алышучылар “Мондый  карт  чуртанның ите тәмле булмый... Җибәрсәң иде бу балыкны... Җибәрмә, ул инде карт балык...”- кебек шәрехләүләр язган.  “Чуртаннан берәр теләгеңне үтәвен сорап, кире суга җибәрәсең булган,”- дип шартяучылар да бар.

  

 

Автор:
Читайте нас: