Мин аның белән Русия көне уңаеннан Иске Балтач авылындагы Сабантуй мәйданында узган тантана мәлендә очрашып сөйләштем. Сөйләшүгә ачык райондашым белән сүз шундук бәйләнде. Каршымда максатчан, туры сүзле, тугрылыклы, үз иленең чын патриоты басып тора иде.
—Уфа шәһәрендә эшләп йөри идем. Гаиләм бар. Иптәшем белән үсмер улыбызны тәрбиялибез. Туганым МХОга чакырылды. Дусларым, хезмәттәшләремнең дә күпчелеге анда. Мин дә алар янында булырга тиешмен дидем дә, контрактка кул куеп, 2022 елның октябрендә мобилизацияләндем. Әле кыска вакытлы ялдамын, — дип үзе белән таныштырды.
“Абдулла повар”га 35 яшь. Чакыру буенча хәрби хезмәтне Мәскәү өлкәсендә Һава-хәрби көчләре гаскәрләрендә, яшь сугышчы курсларын Саратов шәһәрендә үтә. Ә МХО зонасында рядовой райондашыбыз десант-штурмлау бригадасында укчы сыйфатында хезмәт итә.
— Күп дусларым һәлак булды. Райондашларыбыз арасында югалткан сугышчан дусларымның сурәтләре “Хәтер стенасын”да урын алуы күңелне тырный, әрнетә. Балаларыбызга безнең өлешкә төшкән кичерешләрне башларыннан үткәрергә язмасын. Һәр кеше тыныч күк йөзе астында яшәсен. Тыныч тормышка берни җитми. Без җиңү белән кайтырбыз. Алла боерса! Безне сугыш кирәк-яраклары белән өзлексез тәэмин итеп торалар. Гуманитар ярдәмнәр килеп тора. Без үз бурычыбызны намус белән үтәү өчен бар көчебезне салачакбыз!