Яңа Балтач. 10 июнь - "Балтач таңнары". “Мәрданов индивидуаль предприятиесе” игенчеләре һава шартлары уңай торганда чәчүлекләргә химик утау эшләрен башкарып калырга тырыша. Тәрбияләсәң генә кырлар мул уңыш белән җавап кайтарганлыгын яхшый аңлый игенчеләр.
Үсемлекчелек тармагында һәр эшнең үз вакыты. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләрен дә кулдан ычкындырырга ярамый.
Быел басуларда чүп үләннәренә үсү өчен уңай шартлар. Чөнки июнь ае явымлы килде. Көннәр җылы. Чүп үләннәре авыл хуҗалыгы культуралары белән ярышып үсә. Химик утаусыз булмый.
Сүз дә юк, нәтиҗә булсын өчен эшкәртүне явымсыз көннәрдә башкару кирәк. “Мәрданов индивидуаль предприятиесе” игенчеләре, һава шартлары мөмкинлек биргәндә, эшне башкарып калырга ашыга.
- Чәчтең дә эш тәмамланды, дигән сүз түгел. Тәрбияләсәң генә кырлар мул уңыш белән җавап кайтара. Эшкәртеләсе басуларны алдан карап чыктык. Чүп үләннәре ныклап басу ихтималы булган барлык кырларны да гербицидлар белән эшкәртәчәкбез,- ди предприятие башлыгы Илһам Мәрданов, планлаштырылган эшләр белән таныштырып.
Сиптерү агрегатын хуҗалык җитәкчесе үзе хезмәтләндерә. Илдар Суфияров, Денис Мостафин, Фәнил Рәхимовларга да эш күп. Алар барысы да бер звено хезмәткәрләре.