Новости
8 июнь 2024, 03:00

Бу иҗат әйләнә-тирә дөньяны танып белергә ярдәм итә

Балтач районы реабилитация филиалының социаль хезмәтләр алучылар асфальтта рәсем ясадылар.

Бу иҗат әйләнә-тирә дөньяны танып белергә ярдәм итәБу иҗат әйләнә-тирә дөньяны танып белергә ярдәм итә
Бу иҗат әйләнә-тирә дөньяны танып белергә ярдәм итә

Асфальтка рәсем төшерү — саф һавада йөргәндә күңелле чаралар гына түгел. Бу матур иҗат та, баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе дә. Чөнки асфальтта вак-төяк рәсем ясау — зур рәхәтлек. Балалар уңай эмоцияләр ала, шуңа күрә алар өчен иҗат итү күңелле. Эш ахырындагы нәтиҗә генә түгел, ә процесс үзе дә мөһим. Дөрес, рәсемнең ничек килеп чыгуы мөһим түгел, иң мөһиме — бала үзенең фантазиясен күрсәтә һәм процесстан рәхәтлек таба. Яңгыр явып рәсемнәрне юганчы, безнең галерея узып баручыларны шатландырды.

Филиалда саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр дәвалану курсы үтәләр.

Анфиса Хатмуллина, тәрбияче

Автор фотолары

 

Бу иҗат әйләнә-тирә дөньяны танып белергә ярдәм итә
Бу иҗат әйләнә-тирә дөньяны танып белергә ярдәм итә
Автор:
Читайте нас