Новости
7 июнь 2024, 01:00

Якын кешең вафат булгач, еламаска, яшь түкмәскә кушалар

Мәет су эчендә ятар, диләр. Ул ни өчен шулай әйтелә?

Якын кешең вафат булгач, еламаска, яшь түкмәскә кушаларЯкын кешең вафат булгач, еламаска, яшь түкмәскә кушалар
Якын кешең вафат булгач, еламаска, яшь түкмәскә кушалар

Хәзрәт җавабын тыңлыйк.

– Мәетне озатканда адәм баласының күңеле нечкәреп, еларга теләге бар икән, ул вакытта еларга рөхсәт ителә. Моның бернинди зыяны да юк. Әмма кычкырып, башны диварга бәреп, чәч йолкып, акырып елау – шәригатебез буенча рөхсәт ителмәгән гамәл. «Раббым, минем якынымны ник үзеңә алдың?» – дип, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы килеп, аңа ризасызлыгыбызны белдереп, еларга ярамый. Еласаң, мәет суда ятачак, дигән ышануга килгәндә, хәдисләрдә, аятьләрдә бу хакта бер сүз дә юк. Кеше артык борчылмасын, үлемнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган тәкъдир икәнен аңласын, Аллаһы Тәгаләдән якынының гөнаһларын гафу кылуны сорап дога кылсын дигән ният белән әйтелә бу.

ВТ

Автор:
Читайте нас