Новости
7 июнь 2024, 04:34

Районга Дәүләт Думасы депутаты килде

6нчы июньдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин эш сәфәре белән Балтач районында булды.

Районга Дәүләт Думасы депутаты килдеРайонга Дәүләт Думасы депутаты килде
Районга Дәүләт Думасы депутаты килде

6нчы июньдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин эш сәфәре белән Балтач районына килде.

Рафаэль Мирхәтим улы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Хакимият бүлекләре вәкилләре белән очрашты, көн кадагындагы проблемалар турында сөйләштеләр.

Эш сәфәре программасы бай эчтәлекле булды. “Район ныклы үсеш юлында. Шулай да эшлисе эшләр күләме зур. Һәр районның үз проблемалары, үз үтенечләре бар. Аларны чишү юллары да төрлечә. Иң мөһиме - тукталып тормыйбыз, даими рәвештә төпле адымнар белән алга атлыйбыз”, - дип билгеләде район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы һәм көн кадагында торган берничә мәсьәләгә тукталып үтте.

Очрашу барышында күтәрелгән проблемаларның иң мөһимнәре – Югары һәм Түбән Янактай авылларына газ үткәрү, район үзәгендә балалар сәнгать мәктәбе һәм яңа белем учагын төзү, Тучыбай белән Югары Кансөяр авыллары арасында юл төзү булды.

-Бүгенге көндә Балтач районы күп кенә күрсәткечләр буенча республикада алдынгылар исәбендә. Аеруча газ үткәрү буенча. Икътисадның төрле тармаклары үсеш ала, социаль, мәдәни һәм спорт учреждениеләре төзекләндерелә, яңа объектларга нигез салына. Бу уңай күренеш, киләчәктә дә шундый ныклы үсеш юнәлеше сакланыр дип ышанам, - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин һәм очрашу барышында яңгыраган барлык мөрәҗәгатьләрне дә игътибарга алып, аларны карауда һәм хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәген билгеләде.

Автор:
Читайте нас