Узган төндә Мишкә районы Югары Сорокино авылында шәхси бүрәнә йорт янган.
Бәхетсезлек баш калкыткан урынга янгын сүндерүчеләр шунда ук килеп җитеп ачык ут чыганагын юк итәләр. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 41 яшьлек ир-атның яшәү билгеләре күрсәтмәве ачыкланган. Аны алып чыгып, табибларга тапшыралар, алар аның үлемен раслыйлар, дип хәбәр итәләр МЧСның БР буенча матбугат хезмәтендә. Чыгынакта хәбәр ителүенчә, янгын тәмәке тартуда саксызлык аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Урында республика гадәттән тыш хәлләр ведомствосының тикшерүчесе эшли.
Алда - ял көннәре. Ут белән сак эш итегез! Көйрәтмәгез! Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз! Ялкын телләре бер нәрсәне дә аямый.
Фото: БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы