Новости
3 июнь 2024, 07:00

Лимонад ясыйбыз

Эссе көннәрдә мондый лимонад сусауны баса.  Үзегез ясаган лимонад  барысына да охшар.

Лимонад ясыйбызЛимонад ясыйбыз
Лимонад ясыйбыз

Кирәк:

3 лимон;
1 апельсин;
3-4 аш калагы шикәр;
800 мл су;
300 мл газлы су.

Апельсин белән лимонны турап, шикәр өстәп, савытка салабыз, өстенә кайнар су агызып, бүлмә температурасында суытабыз. Суынгач берничә сәгатькә суыткычка куябыз. Эчәр алдыннан сөзеп, газировка өстибез, теләге булган кеше янәдән бераз шикәр, боз да куша ала. Лимонад әзер! Тәмле булсын!

Автор:
Читайте нас