Новости
2 июнь 2024, 01:00

Имән авылы халкы староста Флүр Абраровка рәхмәтле

Биредә егерме елдан артык староста эшен Флүр Абраров башкара.

Имән авылы халкы староста Флүр Абраровка рәхмәтлеИмән авылы халкы староста Флүр Абраровка рәхмәтле
Имән авылы халкы староста Флүр Абраровка рәхмәтле

Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигамәтуллин  сөйли:

—Авылларда старосталар булдырылгач, безгә, авыл биләмәләре башлыкларына эшләве күпкә җиңеләйде. Халыкны алар оештыра. Без финанс яктан һәм техника белән ярдәм күрсәтәбез. Мисал өчен Имән авылын алыйк. Флүр Абараров кышкы айларда авыл урамнарын шәхси техникасы белән даими рәвештә кардан тазартып торды. ДТ -75 тракторы һәрвакыт төзек, караулы. Авылда биш урамның кайберләрендә бер генә йортта кеше яшәсә дә урамнарны ачарга кирәк. Хәзер авыл җирендә күпчелек олы буын вәкилләре гомер итә. Күп авылларда халык юлсызлыктан интеккәндә бездә андый проблема булмады.

Флүр Тәлгать улы язгы айлардан башлап авыл халкы чистарту, төзекләндерү өмәләренә оештырып алып чыга. Зиратларны чистартып тралар. Карт агач кәүсәләрен кисеп читкә чыгарып өяләр дә, кышкы айларда яндырырга рөхсәт булгач, яндыралар.

Флүр Абраров җыр-моңга бик сәләтле кеше. Авыл клубындла оештырылган бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка үтми. Дөресрәге, ул аларны үзе оештыра. Аның сәхнәгә чыгып брынгы халык көйләрен башкаруын олылар, урта буын вәкилләре, яшьләр алкышлап каршы ала.

Тынгы белмәс староста җәйге айларда да эшсез тормый. Авыл урамнарын, юл буйларын даими чабып торырга авылдашларын оештырып алып чыга. Кеше яшәмәгән йорт тирәләре дә ташландык төс алып утырмый Имәндә. Алар гел караулы хәлдә тотыла.

Тормыш иптәше белән ишле балалар тәрбияләп үстергән кеше Флүр Абаров. Бер улы мобилизацияләнеп МХОда алгы сызыкта. Барлык ир-егетләребез исән-имин булып җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп авылдашлары, туганнары белән корбан чалып Коръән ашы уздыруда да башлап йөрүче ул булды.

Тынгысыз, актив, авыл тормышы өчен бирелеп эшләүче кешеләре белән ямьле безнең авыллар.

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас