Халыкара Балаларны яклау көнендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Альбина Галләмова һәм Никита Шакиров “Башкортстан – Евразия үзәге. Киләчәккә караш” халыкара конкурсының җиңүчеләре буларак Арт-Корылтай мәдәни форумда катнаштылар.
Әлеге чарага республиканың төрле районнарыннан һәм башка төбәкләрдән сәләтле һәм иң талантлы балалар катнаша. Алар сәнгать өлкәсендә дәрәҗәле бәйге һәм конкурс җиңүчеләре һәм призёрлары.
Чарада БР Мәдәният министры Әминә Шафыйкова да катнашып, сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл артында аралашты.
Альбина Галләмова“Башкортстан – Евразия үзәге. Киләчәккә караш” халыкара конкурсының җиңүчесе буларак “Иҗади династиянең мин бер бөртеге” дигән темага чыгыш ясады. Райондашыбыз мәртәбәле кунаклар алдында үзен ышанычлы тотты, гармунчылар дигән даны тирә-якка таралган иң якын кешеләре турында горурланып сөйләде. Без дә аның чыгышын яратып тыңладык.
Никита Шакиров “Башкортстан – Евразия үзәге. Киләчәккә караш” халыкара конкурсында икенче урын яулаган.
Талантлы райондашларыбызны котлыйбыз. Ары таба да уңышлар телибез.