Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2024, 11:13

Бала югалтудан акылдан язган ана

Чүпрәкләрдән бәлеш ясап улын көтте.. Тушкыр авылында туып, әлеге көндә Уфа шәһәрендә яшәүче Рәүзинә Әхмәдишина бала кайгысыннан акылдан язган ана хакында яза. Булган хәл.

Бала югалтудан акылдан язган ана
Бала югалтудан акылдан язган ана

Нәкыя кичке якта ишегалдының соңгы баскычларын  юып беткәндә бакча артындагы киртәдән бер кешенең төшкәнен күреп калды. Кеше якынайды. Кыз куркып китте, аннан үзен кулга алып бу кешегә игúтибарлап карады. Кыска буйлы, ябык чырайлы, арыганы йөзенә чыккан.  Кигән киеме дә әллә ни түгел. Исәнләштеләр. Тавышы бик  йомшак чыкты

—Син кем кызы буласың?— дип сорады юлчы.

—Мин Хафизә кызы.

—Ничә яшьтәсең? Исемең ничек?
—Унике. Нәкыя.
—Зур кыз икәнсең.Өйдә кемнәр бар?

—Зур әтием.

Юлчы аяк киемнәрен салып, юган идәнгә саклык белән басып, өйгә кереп китте. Сыер савасы булса да, Нәкыя дә өйгә керде. Зур әтисен  ялгызын  шушы ят кеше янында калдырасы килмәде. Нишләптер, шөрләде.

 Юлчы үзе белән таныштырды. Арыганын  әйтеп, кунарга рөхсәт сорады. „Алда юлым ерак, Елгабашка кадәр барасым бар”,― диде ул.

Карт самавыр яңартырга  кушып, юлчы белән әңгәмә корды. Сөйләшергә бик  ярата иде ул. Тик сөйләшергә кеше генә юк. Кызы Хафизә көне буе эштә. Бүген дә Кызыл Олау белән хөкүмәткә ашлык озату өчен  ындырда иген чистарта. Юлчы да бик кызыксынучан булды. Сәкедә ап-ак киез өстендә, ап-ак киемнәр киеп яткан карттан күзен да алмый карап торды.  

—Бабай, кемнәрең бар?— дип сорады.

—Балам, гаиләм зур иде минем...Карчыгым белән 10 бала үстердек без. Биш улым, дүрт кияүне сугышка озаттык. Өч улым сугыштан исән-сау кайттылар. Кияүләрем дә. Габдел улым хезмәт армиясендә булды. Кызы Рәйсә онык бүләк итте, яшь тулып узды. Әкрам улымның өченче кызы туды, Аллаһыга шөкер. Мәксүт улым Куядыда яши. Киявем Ислам Сталинград фронтыннан яраланып кайтты, кызлары бар. Икенче киявем Гөлнисәнең ире Кызыл Йолдыз ордены тагып кайтты, ул да Сталинград янында  сугышкан.Шул кәһәр суккан Сталинград янында ике улым— Әхәт һәм  Мөбәрәк хәбәрсез югалдылар.  Соңыннан сугыш тәмамлангач, Әхәтнең фронташ дусты Әхмадиша Әхәтка снаряд тиеп, гәүдәсенең кисәкләргә өзелгәнен үз күзләре белән күргәнен әйтте.  Улымның урыны оҗмахта булсын, ― дип әйтте дә, озакка тынлык урнашты.

—Бишенче улың турында ник сөйләмисең?

—Бишенчесе Мөбәрәк улыбыз, төпчек улыбыз. Яраткан улыбыз хәбәрсез югалды шул. Әнкәсе бигрәк көтте. Кайтыр дип өметләнде. Төшләрендә күрде.  Шул кайгырулары аркасында  акылы да җиңеләйде. Балалар белән  елга буенда уйнап йөргән чаклары да булды. Барыбер йорттагы бөтен эшләрне эшләде. Чисталык ярата иде. Мөбәрәк кайтыр дип, идәннәрне көл белән ышкып юып куя иде.

—Бабай, карчыгың кая соң?

—Карчыгым вафат инде. Өч ай үтте...

—Мәбәрәкне 1940нчы елда армиягә алдылар. Гаиләсе, баласы бар иде. Аңа ул вакытта 27 яшь иде. Кышның иң суык көне иде. Колхоздан ат алып Тәтешлегә военкоматка илтеп озатып калдым.  Әле дә түбән тегермән аркылы Тәтешлегә туры юл бар иде. Толып эчендә булса да  юл буе сөйләшеп бардык, ул кайткач ниләр эшләргә дип план кордык.  Язмаган икән ул эшләрне башкарырга. Улымның  башта хатлары еш килеп торды. Ленинград янындабыз, дип яза иде.  Сугыш башлангач, частьләрен күчергәннәр. Соңгы хаты Сталинград фронтыннан килде.

 Әнә өйнең бәләкәй  ягына мич тә чыгармадык, тәрәзә ишекләрен дә ныгытмадык. Кул  бармады. Улым кайтмагач, нигә кирәк ул.  1942нче елның җәендә хәбәрсез югалды дигән хәбәре килде. Олы кайгы.  Ил белән күтәрдек. Кара хәбәр килмәгән  бер йорт та юк авылда...

Монда артык авыз булмыйм, дип киленебез  сугышта имгәнеп аяксыз кайткан Шәрифҗан  исемле кеше белән кушылды. Үпкәләмим мин аңа, һәркем үз җаен үзе карый, — диде ул.

Нәкыя сыер савып керде. Юлчыны, зур әтисен сөтле чәй белән сыйлады.  Карт арып киткәндәй булды. Сәкесенә барып ятты. Юлчы да йортка чыгып, ихаталарны карап чыкты. Хәтта коедан су алып,  чиләге белән күтәреп эчте. Җаны тыныч түгел икәне йөзенә чыккан иде. Нәкыя да да малларны ябып, эшләрен бетереп йөри иде. Бу ир кыздан йомшак кына әтисе кайда булуын сорады.

 —Әтиебез  сугыштан кайткач, икенче хатын белән яши башлады. Шуңа күрә без әни белән зур әтиебез  янына кайттык, — диде кыз бала.

Ә зур әниең нишләп вафат булды?— дип сорады юлчы.

Зур әниебез гел улын көтте, тәрәзәдән күзләрен алмады. Аның хакта сөйләмәгән көне юк иде. Беркөнне чүпрәкләрдән бәлеш ясаган. Бәлешен каплады да, моны Мөбәрәк кайткач ашыйбыз, дип яшереп куйды. Беркемгә дә тотынмаска кушты. Аны шул халаттә күрү шулкадәр кызганыч иде.

Соңгы көнендә дә зур әнием әллә кая чыгып китте. Төштән соң арып, сусап кайтып керде. Башым авырта, эссе капты бугай, дип ятарга җыенагач,  кинәт кенә сикереп торды. Капчыгын алып кереп кагарга кереште. Улым Мөбәрәккә дип кузгалак  җыйган идем. Мөбәрәк  кузгалак пирогы ярата, киптереп куям да, ул кайткач җылы суда парлап, җебетеп пирог пешереп ашатам, дип кузгалакларны кибәргә дип җәеп куйды.

Иртән зур әниебез уянмады, —дип сүзен тәмамлады кыз бала.

Шул вакытта юлчының күзләреннән тамчы-тамчы булып күз яшьләре акты, ул аларны кызга күрсәтмәс өчен, йөзен читкә борды.

Юлчы хисләрен сиздермәскә тырышып, озак кына йөрде. Үзәге әрнеде аның.

Хуҗа янына барып утырды. Бабай йокламаган иде.

 Юлчы  байтак дәшми  торганнан соң

—Ник кече кызың Фәния турында берни дә сөйләмисең әле? — дип сорады да үзенең ялгышканлыгын аңлап тынып калды.

—Сугыш чагында авырлыклар Фәния  өстенә төште. Безне карт белән карчыкны карады, ач тотмады. Торф чыгарырга,  урман кисәргә Аскын  ягына җибәрәләр иде. Шунда Тәтешле ягыннан  бер егет белән танышкан. Сугыш беткәч, өйләнештеләр. Ике бала үстерәләр, — диде ул.

Карт сөйләп беткәч, әллә нишләп китте. Юлчыга сагаебрак карады, аның кулларынннан тотты, бармакларын сыйпады. Калын каты тырнаклар, безнең балаларныкы кебек.

—Син Фәния турында каян беләсең?— дип сорады.

Җавап булмады.

 Карт тыныч кына яткан җиреннән сикереп торды да,  юлчының күкрәгенәнн эләктереп алды.

—Син бит Мөбәрәк, —диеп кысып кочаклап, җибәрми торды.

 Мөбәрәк  күз яшьләрен яшерми, кычкырып елады. Бабай да тыела алмады. Алар шулай озак басып тордылар. Бигрәк иртә картайган улына карап бабайның эче сыкрады. Улының күпме авырлыклар күргәне  йөзенә чыккан иде.

—Әтекәем!

― Улым!

 Бу сүзләр берничә кат кабатланды. Бу сүзләрдә күпме сагыш, шатлык бар иде. Төн буе сөйләштеләр алар.  Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Мөбәрәк  1942нче елның июль башында Сталинград сугышында яраланып, немецларга әсирлеккә эләгә. Андагы этләнүләрен, ничә тапкыр атарга бастырганнарын, ачлыктан интегүләрен әтисенә сөйләргә  кирәк дип тапмады, иленә хыянәт итмәвенә атасы алдында ант итте.

 Сугыш беткәч Сталинград төрмәләре. Унөч ел үткәч, 1953нче елның көзендә кайтты ул.

 Карт көрсенеп:”Балам, бәгърем, син исән икәнсең. Әниең сине көтте, көтеп ала алмады. Алдагысы яхшы булсын”, ― диде.

Икенче көнне Нәкыя камыр басып, Мөбәрәккә кузгалак пирогы пешерде. Бу әнисенең соңгы күчтәнәче иде.

Автор:
Читайте нас