Районның ветераннар оешмасы рәисе Рифат Хатип улы ни өчен матбугатны гомерлек юлдашы иткән?
—Газета тормашыма юлдаш. Даими рәвештә газета алдырып, кулга тотып уку бик мөһим дип саныйм. Үзем яшь чактан газеталарны алдырып, укып бардым. Газетадагы басмалар белән таныш булу тормышта дөрес карарлар кабул итеп, төрле мәсьәләләргә уңайрак чишелеш табарга ярдәм итә.
Дуслар, танышлар белән фикер уртаклашырга, киңәшләр бирергә уңай булсын өчен яшьтән, электән кайбер басмаларны тегеп барам. Бу бик уңай, файдалы, чөнки кайбер материаллар белән кабаттан танышып була. Еллар узу белән, кайбер материаллар алыштыгысыз булып калалар. Бу сыналган мисал. Мәсәлән, бөек кешеләрненң эшләре, тормыш юллары, кайбер киңәшләр кебек, тарихи материаллар һ. б.
Әлеге вакытта да, төрле темадагы материалларны аерым папкаларга тегеп барам. Алар уйландыралар, киңәш бирәләр, талантлы кешелар мисалында эш итәргә ярдәм итәләр.
Бу материаллар реаль тормыштан:
*Лица- об исторических личностях. (Хозяйственники, полководцы, артисты, спортсмены).
*Психология
*Жизнь
*Хотите верьте
*Ностальгия
*Здоровье
*Полезные советы, дача, сад
*История
Газетаның электрон варианты ашыгыч укыла, мәҗбүри эш, тоссыз пешкән аш кебек, истә калмый, минемчә. Мәкаләне кабаттан табып уку бик кулай түгел. Бу минем шәхси фикер.
Ә сез, дуслар, матбугат басмаларын даими алдырасызмы?