Новости
26 Май 2024, 07:58

“Королевская ватрушка”

Эремчекнең бар чагы. Ялларда якыннарыбызны корлевская ватрушка пешереп сыйлыйк әле.

“Королевская ватрушка”“Королевская ватрушка”
“Королевская ватрушка”

180 гр атланмайны 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), шул кадәр үк чәй содасы, 2 стакан он белән бергә уабыз.

Эчлек өчен:
400-450 гр эремчек, 1 ст шикәр комы, 4 күкәй, 8 гр ванилинны бергә кушып болгатабыз.

Табага (минеке 30 см диаметрлы) уып ясалган камырның 2/3 өлешен салып, кырыена кадәр күтәртеп тигезлибез. Шуңа әзер эчлегебезне җәябез (бераз йөзем җимеше, кара җимеш, вакланган чикләвек кушып җибәрергә дә була). Әлегесенең өсте матур булсын өчен какао салдым. Калган камырны өстенә сибеп бетерәбез дә, 180 градуслы кайнар мичтә матур саргылт төскә кергәнче пешерәбез. 

Автор:
Читайте нас