Соңгы кыңгырау әллә ничә еллар элек чыңласа да, аның тавышы күпләрнең әле булса колак төбендә ишетелә кебек.
Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләрен һәркайсыбыз кадерләп йөрәк түрендә саклый,
беренче укытучысын, сыйныфташларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә ала.
Бүгенге көндә Сәйтәк мәктәбендә 102 укучы белем ала. Агымдагы елда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 20 укучы өчен бүген Соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре — Руфина Хәсәнова. Ике дистә укучы белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләре юллады. Җыр-моң яңгырады. Вальс биюләре яшьлекнең бер матур мизгеле булып күпләрнең хәтерендә сакланыр.
Алда зур тормыш көтә аларны. Сынатмагыз, егет һәм кызлар.