Новости
24 Май 2024, 12:55

Асавка мәктәбендә- бәйрәм

Бүген, 24 май көнне, Асавка мәктәбендә 4 укучы белем учагы белән хушлашты

Асавка  мәктәбендә- бәйрәмАсавка  мәктәбендә- бәйрәм
Асавка мәктәбендә- бәйрәм

„Соңгы кыңгырау” бәйрәме — ул кеше гомеренең иң матур, якты чорының гүзәл вакыты ул.

Ничә еллар узса да, шул еллар сагындыра.
Быел Асавка мәктәбенең 9 сыйныфын 4 укучы тәмамлады. Балалар саны аз булуга карамастан, бәйрәм тантаналы шартларды узды.

Җылылык атмосферасы булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының җитәкчеләре Герман Миңнеәхмәтов.

Укучыларында тыңлаучанлык, олыларны хөрмәтләү кебек күркәм сыйфатлар тупланган.
Бәйрәмдә укытучылар , ата-аналар, ветеран укытучылар чакырылган иде.

Хөрмәтле кунаклар балаларга изге теләкләрен җиткерде.
Укучылар адресына изге теләкләр күп әйтелде.

Бары тик уңышлар, юлыгызда бары тик яхшы кешеләр очрасын, балалар!

Асавка  мәктәбендә- бәйрәм
Асавка  мәктәбендә- бәйрәм
Асавка  мәктәбендә- бәйрәм
Асавка  мәктәбендә- бәйрәм
Асавка мәктәбендә- бәйрәм
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас